Мөфти Әбу-Дабиның Гуманитар фәннәр университеты ректорын кабул итте

15 октябрь 2021 ел 12:58
Мөфти Әбу-Дабиның Гуманитар фәннәр университеты ректорын кабул итте 

Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 9нчы көнендә (15нче октябрьдә), Татарстан мөфтиятенә Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән Мөхәммәд бин Зәйед исемендәге Гуманитар фәннәр университеты ректоры Халид әл-Йабхуни җитәкчелегендә делегация килде. Мөхтәрәм кунакларны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды. Кунаклар Татарстан мөфтиятендә беренче тапкыр булдылар, шуңа әңгәмә танышу һәм мөмкин булган хезмәттәшлек итү юллары хакында барды. Мөхтәрәм кунак Казанга «Хәзерге Россиянең фән-мәгариф киңлегендә традицион диннәр теологиясе» Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашу максаты белән сәфәр кыла.

Мөфти Камил хәзрәт ректорны мөфтиятнең эшчәнлеге, төп юнәлешләре, казанышлары, татар халкында ислам дине таралу тарихы белән таныштырды. 

Ислам гыйлеме һәм гарәп теле докторы аеруча Татарстанда мөселман мәгариф системасы, Коръән-Кәримне, рухи мирасны өйрәнү, нәшрият эшчәнлеге хакында кызыксынды. Нәзарәт тарафыннан фундаменталь дәрәҗәдә алып барылган зур эшчәнлек – Коръәнне, татар галимнәре бастырган тәфсирләрне өйрәнү һәм “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасын әзерләү, Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлап дөнья күрәчәк Коръән өстендә эш алып барылуны кунаклар югары бәяләде. 

Очрашуның бер өлеше “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә узды. Камил хәзрәт чит ил галимнәренә мәдрәсәнең төзелү тарихы, эшчәнлеге, юнәлешләре, нинди фәннәр укытылуы хакында сөйләде.  

Кунаклар Әбу-Дабиның Гуманитар фәннәр университеты һәм Татарстан мөфтияте арасында якын киләчәктә тормышка ашыру мөмкин булган проектлар, хезмәттәшлек алып бару юллары буенча үз тәкъдимнәре белән чыкты. Камил хәзрәт университет җитәкчелеген “Хозур” нәшрияты бастырган китаплар белән таныштырып, истәлеккә гарәп телле басмаларны бүләк итеп бирде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана