Нәзарәттә “1100 еллыкка” махсус эшләнгән “Казан басма” компьютер шрифты нигезендә Коръән басмага әзерләнә

18 октябрь 2021 ел 15:00
Нәзарәттә “1100 еллыкка” махсус эшләнгән “Казан басма” компьютер шрифты нигезендә Коръән басмага әзерләнә

Бүген, Рабигыль әүвәл аеның 12 көнендә (18 октябрьдә),  ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә махсус эшләнгән “Казан басма” компьютер шрифты нигезендә Коръән басмасының электрон нөсхәләре тапшырылды. Проектның цифрлаштырылган мәгълүматларын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәрмәрә университетының “Илаһият (шәригать)” факультеты деканы, доктор, шрифтны төзүче Мөхәммәд Абайдан кабул итте.

Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуы узды. Журналистларның сорауларына Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Мәрмәрә университетының “Илаһият (шәригать)” факультеты деканы, доктор, шрифтны төзүче Мөхәммәд Абай һәм Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары, нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин җавап бирделәр. 

«Казан басма» компьютер шрифты дөньякүләм танылган иске типографик оттискысы нигезендә ясалган. Шрифт Коръән мөсхәфләрен бастыруга яңа зур мөмкинлекләр ачачак, Коръән һәм китаплар бастыруның татар традицияләрен яңартуга һәм үстерүгә ярдәм итәчәк. Коръән басмасыннан тыш, «Казан» басма шрифтында шулай ук татар дини мирасына караган һәм Коръәнне өйрәнү белән бәйле башка әдәбиятны да бастыру мөмкин булачак (мәсәлән, «Мөгаллим сәни» китабы). Әмма Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүнең 1100 еллыгына әзерлек кысаларында мөфтиятнең беренче һәм иң мөһим башлангычларының берсе булып “Казан басма” компьютер шрифты нигезендә Коръән бастыру тора. Бүгенге көндә яңа басылып чыгачак басманың текстларын Татарстан мөфтияте белгечләре тикшереп чыкты. Ул дөньякүләм кабул ителгән “Әр-рәсем Әл-Госмани” стандартларга туры киләчәк.

Инкыйлабка кадәр дөнья күргән Коръәннең “Казан басмасы” башка басмалардан вертикаль хәрәкәләр кулланылу, тәнвиннәрнең аерылып торуы, саннарның язылышы һ.б. белән үзенчәлекле. Уникаль шрифт Казанда басылып чыккан Коръәнне дөньякүләм дәрәҗәдә танытты.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана