Татарстан мөфтияте «Пәйгамбәргә ﷺ салават әйт» дип исемләнгән челлендж башлады

19 октябрь 2021 ел 09:47
Татарстан мөфтияте «Пәйгамбәргә ﷺ салават әйт» дип исемләнгән челлендж башлады

Татарстан Республикасы мөфтияте яңа челлендж башлап җибәрде, ул сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ туган көне уңаеннан үткәрелә.

Аллаһ илчесе ﷺ Рабигыль-әүвәл аенда дөньяга килгән. Аның туган көне Мәүлид ән-Нәби дип атала һәм ул ай дәвамында билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан Татарстан мөфтияте флешмобка кушылырга чакыра. Моның өчен социаль челтәрләрдә сөекле Пәйгамбәребезгә ﷺ атап салават әйтелгән язманы куярга һәм аны #скажисалаватпророку хештегы белән билгеләргә кирәк.

Челленджны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлап җибәрде, ул Инстаграмда язылучыларга болай дип җиткерде: «Хәдистә килгәнчә, “Миңа бер салават әйтүчегә Аллаһы Тәгалә ун салават әйтер, ун хатасын гафу кылыр һәм ун дәрәҗәгә күтәрер” (Нәсаи).

Әйдәгез, бу айны дөрес итеп үткәрик: көн саен Пәйгамбәребезгә ﷺ салаватлар әйтик». Хәзрәт барлык теләүчеләрне акциядә катнашырга һәм челленджны башкаларга тапшырырга чакырды.

Һәр кеше челленджга кушыла ала. Моның өчен Пәйгамбәребезгә ﷺ салават әйтергә, фото яки видео эләргә һәм аны #скажисалаватпророку хештегы белән билгеләргә кирәк.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана