Мөфти халыкны кабул итте

19 октябрь 2021 ел 14:18
Мөфти халыкны кабул итте

Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 13нче көнендә (19нчы октябрьдә), Казанның Колшәриф мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин халыкны кабул итү көнен уздырды. Традиция буенча сишәмбе иртәсендә алдан язылып килүчеләр мөфти белән якыннан аралашты, аңа үзләренең гозерләрен җиткерде, киңәш, нәсыйхәтләр сорады.

Мөфтигә шәхси үтенечләрен җиткерүчеләр дә, гомуми проектлар буенча фикер алышырга килүчеләр дә булды. Татарстан мөселманнары тормышына кагылышлы мөһим мәсьәләләрнең чираттагысын җәмәгать эшлеклесе һәм блогер Рәсүл Тавдиряков һәм эшмәкәр Рафаэль Габдрахманов җиткерде. Алар бүгенге көндә актуаль булган мәсьәләләрнең берсе буларак, федераль трассаларда намаз уку бүлмәләре яки мәчетләр төзү проектын тәкъдим иттеләр. Мөфти әлеге идеянең бик яхшы, күркәм, саваплы, актуаль булуын атап, мосафирлар өчен намаз уку урыннары (мусалля) булдыруны хуплады һәм трассаларда әлеге мөмкинлекне тудыру буенча киңәшләрен бирде. Мөфти үз чиратында мәчет каршындагы вазифаларыбызны искә төшерде, мәчет әдәпләренә игътибар юнәлтте, бу проектның үтә җаваплы булуын искәртте. Камил хәзрәт үзенең нәсыйхәтләрен бирде, әлеге проектны тормышка ашыруда уңышлар теләде.

Халыкны кабул итүне атна саен сишәмбе иртәсендә Колшәриф мәчетендә дәвам итү ниятләнә. Язылу өчен телефон: +7 (843) 237-94-53.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана