Дини уку йортлары хезмәткәрләре өчен квалификация күтәрү курсларын дистанцион форматта да үтәргә мөмкин

22 октябрь 2021 ел 09:06
Дини уку йортлары хезмәткәрләре өчен квалификация күтәрү курсларын дистанцион форматта да үтәргә мөмкин

Россия ислам институтында «Ислам дине тәгълиматына караган хәзерге заман мәсьәләләре» дип исемләнгән квалификация күтәрү курслары кысаларында уза торган «Исламда реформалар һәм яңарыш» модуле башланды. Дәресләр Казан шәһәре, Газовая урамы, 19нчы йорт адресы буенча уза, шулай ук аны ZOOM платформасы ярдәмендә дистанцион рәвештә дә үтәргә мөмкин.

Туры эфир Инстаграмда Islam-Today аккаунтында уза: https://www.instagram.com/islam_today_huzur/

Курсларны РИИ шулай үзенең шәхси сәхифәсендә түбәндәге сылтама буенча онлайн күрсәтә: https://youtube.com/channel/UCYxFaSPzzQHhxe3Ax1JaG8Q

Дәресләрне РИИ һәм КИУ мөгаллимнәре, шулай ук чакырылган лекторлар үткәрә. Аерым алганда, «Исламда реформалар һәм яңарыш» модулен тарих фәннәре кандидаты, КИУның гарәп теле һәм гуманитар фәннәр кафедрасы мөдире Габдулла хәзрәт Әдһәмов; тарих фәннәре кандидаты, КИУның гуманитар фәннәр кафедрасы мөдире Сәид хәзрәт Шәһабиев; ТР мөфтие урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры, сәясәт фәннәре докторы, профессор Рәфикъ Мөхәммәтшин һ.б. алып бара.

Модуль тәмамлангач, квалификация күтәрү курсларын узу хакында таныклык тапшырылачак.

Исегезгә төшерәбез, квалификация күтәрү курслары хәзерге заман ислам дине гыйлеменең төрле мәсьәләләре буенча 10 модульдән тора.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана