Казанда «Россиядә Хәләл индустрия» программасы буенча курслар башланды

25 октябрь 2021 ел 15:36
Казанда «Россиядә Хәләл индустрия» программасы буенча курслар башланды

Бүген Россия һәм чит ил белгечләре катнашында «Россиядә хәләл индустрия: сертификация һәм аккредитация» квалификация күтәрү курслары башланды.

Курсларны Россия Ислам институты һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте оештыра.

Сәламләү сүзләре һәм катнашучыларга изге теләкләр теләп, модульне ТР мөфтие урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рафик Мөхәммәтшин ачып җибәрде.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты комитеты рәисе Габбас хәзрәт Шляпошников модуль кысаларында “Россиядә хәләл сертификацияләү мәсьәләләре һәм бүгенге көн сораулары” темасына лекция укыды.

Ул хәләл индустриянең төп концепцияләренә, Россиядә хәләл сертификацияләүдәге проблемаларга, хәләл продукция җитештергәндә куллану рөхсәт ителмәгән компонентларга тукталды, хәнәфи мәзһәбе галимнәре нигезләгән һәм хәләл сораулар буенча классик китапларда тасвирланган принципларга ачыклык кертте.

Моннан тыш, модуль кысаларында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты комитетының эксперт бүлеге җитәкчесе Илгиз хәзрәт Баһаветдинов чыгыш ясады. Ул “Хәләл азык-төлекне сертификацияләү процедурасы” темасын яктыртты. Ул үз чыгышында хәләл сертификациясен узу этабына, хәләл продукция җитештерүдә тикшерүләргә, персоналга булган таләпләргә, җитештерү процессына да игътибар юнәлтте.

Курслар 2021 елның 25-29 октябрь көннәрендә үтә. Курсларны тыңлаучылар арасында Мәскәү, Санкт-Петербург, Чечня, Кабарда-Балкар, Башкортстан республикалары, Төмән һәм Тамбов мөфтиятләре, Самара, Владивосток, Кырым, Ростов һ.б. шәһәр вәкилләре бар.

Модуль эшендә НАК (Төркия) директорлар советы рәисе Зафер Сойлу, SMIIC генераль сәркатибе Ихсан Овут, БГЦА сертификацияләү органнарын аккредитацияләү бүлеге башлыгы Н.Кравченко һәм башкалар катнаша.

Дәресләр Казан шәһәре, Нурсолтан Назарбаев урамы, 35а (“Давыдов” кунакханәсе) адресы буенча уза.

Дистанцион рәвештә (онлайн) дәресләр ZOOM кушымтасында видеоконференция форматында үткәрелә.

Модуль тәмамлангач, катнашучылар квалификация күтәрү курсларын узу турында таныклык алачак. Курслар дини оешма хезмәткәрләренең һәм уку йортлары мөгаллимнәренең һөнәри әзерлекләрен камилләштерүгә юнәлдерелгән.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана