БИАда “Россия мөселманнарының дини мирасы” форумында катнашучылар Нәзарәтнең яңа “Казан басмасы” әзерләү проекты белән танышты

26 октябрь 2021 ел 13:23
БИАда “Россия мөселманнарының дини мирасы” форумында катнашучылар Нәзарәтнең яңа “Казан басмасы” әзерләү проекты белән танышты

Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 20 нче көнендә (26 нчы октябрьдә), Болгар ислам академиясендә “Россия мөселманнарының дини мирасы” дип исемләнгән III Халыкара форум ачылды. Әлеге чара Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында уза.

Форумның максаты булып фәнни һәм эксперт бергәлекләренең, җәмәгать һәм дин әһелләренең Россия мөселман халыкларының традицион ислам рухи кыйммәтләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү, ислам дин гыйлемен һәм ислам мәгарифен үстерү, хәзерге Россия шартларында мәдәни-цивилизацион һәм диннәр арасындагы диалогны ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алышуда һәм хәл итүдә берләшү тора.

Форум кысаларындагы чаралар барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп, урыннан торып һәм дистанцион режимда уза. Аның эшендә дәүләт органнары, Россиянең төбәк мөфтиятләре вәкилләре, илебезнең һәм чит илләрнең әйдәп баручы галимнәре – дин белгечләре, имамнар, җәмәгать эшлеклеләре, югары уку йортлары мөгаллимнәре, студентлар, матбугат хезмәткәрләре катнаша. Форумның кунаклары һәм чыгыш ясаучылар Россиянең 20 төбәгеннән, якын һәм ерак чит илләрдән 200дән артык кеше килгән. Мәртәбәле кунаклар арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар һәм ул форумның пленар утырышында сәламләү сүзләрен җиткерде.

Камил хәзрәт конференциядә катнашучыларга ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең нәшрият эшчәнлеге һәм “Хузур” нәшрият йортының киңкырлы эшчәнлеге турында сөйләде. Форумда мөфти зур игътибарны Коръән өйрәнү өлкәсенә юнәлтте: 2016 елдан алып мөфтият тарафыннан Коръән 5 тапкыр нәшер ителде һәм Коръәннең татар һәм рус телләренә мәгънәви тәрҗемәләре әзерләнде. Татарстан мөфтиятенең соңгы казанышы булып махсус эшләнгән “Казан басма” дизайнлы компьютер шрифты нигезендә Коръән басмага әзерләү тора.

«Казан басма» исемле дизайнлы компьютер шрифты дөньякүләм танылган иске типографик оттискысы нигезендә ясалды. Аны файдаланып Коръәннең яңа «Казан басмасын» чыгару — мөфтиятнең Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүнең 1100 еллыгына әзерлек кысаларында иң зур һәм мөһим башлангычларының берсе.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән «Казан басма» басмасының электрон вариантын бушлай мобиль кушымтадан йөкләп алу мөмкинлеге булдырылачак һәм аны Россия мөселманнарының төрле төбәк Диния нәзарәтләренә файдалану өчен түләүсез рәвештә тапшыру ниятләнә.

Фото – Болгар ислам академиясенең матбугат хезмәте

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана