Islam-today сайты “Многоликая Россия” Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулады

28 октябрь 2021 ел 18:17
Islam-today сайты “Многоликая Россия” Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулады

Бүген Казанда XIII “Многоликая Россия” Бөтенроссия журналистлар бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы уза.

“Интернет массакүләм мәгълүмат чараларында материаллар циклы” номинациясендә “Хозур” нәшрият йорты бәйгенең җиңүчесе булды.

“Многоликая Россия” Бөтенроссия журналистлар бәйгесе “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы тарафыннан игълан ителде һәм ул милли традицияләрне һәм гореф-гадәтләрне популярлаштыруга ярдәм итү; Россия Федерациясе территориясендә һәм аннан читтә яшәүче төрле халыкларның мәдәниятенә һәм сәнгатенә кызыксыну формалаштыру; халыкларның традицион мәдәниятенең уникаль кыйммәтләрен саклау; халыклар мәдәниятенә, аларның традицияләренә һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү максатыннан уздырыла. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, “Многоликая Россия” XIII Бөтенроссия журналистика бәйгесенә 7 номинация буенча Россия Федерациясенең 22 төбәгеннән 754 эш кабул ителде.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана