Балык Бистәсендә төзекләндерелеп борынгы агач мәчет үз ишекләрен ачты

29 октябрь 2021 ел 14:40
Балык Бистәсендә төзекләндерелеп борынгы агач мәчет үз ишекләрен ачты

Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 23нче көнендә (29нчы октябрьдә), изге җомга көнендә, Татарстанда күптән көтеп алынган вакыйга – Балык бистәсе районы Олы Елга авылында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, күпләгән кунаклар, район җитәкчелеге, иганәчеләр, дин әһелләре катнашында төзекләндерүдән соң мәчет ачу тантанасы узды. 

Олы Елга мәчете – агач мәчет, ул 1879 елда, Казан губернасы Идарәсе тарафыннан расланган проект буенча төзелгән. Ул чорда Лаеш өязе Олы Елга авылының беренче Җәмигъ мәчет булып саналган. Җәмигъ мәчет 1937 елга кадәр эшли. Соңрак бина хуҗалык максатларында кулланыла. Соңгы дистә еллар эчендә архитектура һәйкәле авария хәлендә булу сәбәпле, ремонт эшләрен үткәрү мөһимлеге килеп басты. 2017нче елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов XIX гасырның татар агач архитектурасы һәйкәлен (реставрацияләү) төзекләндерү турында карар кабул итте. Проект эшләнгәч, 2019нчы елда төзекләндерү эшләре башланды, аның барышында бинаның бүрәнәдән эшләнгән үз диварлары сакланып калынды, түбә кыегы, манара һәм югалган декоратив элементлар яңадан торгызылды. Барлык кирәкле техник сораулар чишелде: тәһарәтханә салынды, яңа җылыту бинасы төзелде. Бүгенге көндә Җәмигъ мәчет архитектура һәйкәле генә түгел, мөселманнарга гыйбадәт кылу өчен төзелгән изге Аллаһ йорты да.

Тантананы Коръән-хафиз Сәид Камал Коръән аятьләре укып ачып җибәрде. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин дога кылды.

Барлык җыелган халыкны сөенечле вакыйга белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тәбрикләде: 

– Бүген төзекләндерелгән мәчетне Аллаһыга тапшырып ачып җибәрәбез. 140 ел элек бу мәчеткә ата-бабаларыбыз нигез салган, һәм без аны кайтардык. Мин уйлыйм, безнең халкыбыз һәм динебез өчен бу мәчет бик күп файда китерәчәк. Әлеге эшне башкарып чыгучыларга рәхмәтемне әйтәсем килә. Ул безнең горурлыгыбыз, киләсе елга Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Әлеге юнәлештә безнең Казанда зур мәчеткә нигез саласыбыз бар. Бүген көндә Олы Елга мәчетен кайтардык, төзекләндердек, игелекле сәгатьтә булсын! Барыгызга да бик зур рәхмәт!

Аннары Татарстан Президенты тарихи һәм мәдәни мирас объектларын саклауга зур өлеш кертүчеләрне рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Президентның Рәхмәте «Рестор» ҖЧҖ генераль директоры Дмитрий Шаров, «Берләштерелгән төзелеш компаниясе» ҖЧҖ директоры Евгений Крючков, «ЭкспертПроектСтрой» ҖЧҖ генераль директоры Игорь Матвеевка белдерелде.

Алга таба, бүген 3 бәйрәм туры килүен искә төшереп, җыелучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде: 

– Беренче чиратта бу көннәрдә Мәүлид ае бара. “Юныс” сүрәсенең 58нче аятендә Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребезгә ﷺ әйтә: “Әй, Мөхәммәд, син әйт аларга: Аллаһы Тәгалә безгә бер фазыйләт, бер рәхмәт, бер өстенлек җибәргән булса, шуңа мөэминнәр шатлансыннар”. Ягъни Раббыбыз безгә бер рәхмәт җибәрә икән, без шатланырга тиешбез. Рәхмәтләр арасында иң олысы, иң зуры нинди ул? Аллаһы Тәгалә “Әнбия” сүрәсенең 107 аятендә болай дип әйтә: “Ий, Мөхәммәд, сине галәмнәргә рәхмәт итеп җибәрдек.” Димәк ки, рәхмәтләрнең иң олысы – Пәйгамбәребезенең ﷺ дөньяга килүе. Икенче бәйрәм җомга көне. Өченче бәйрәмебез – мәчетнең ачылуы. Безнең республикабызда, Аллаһыга шөкер, соңгы 2 елда бу инде өченче торгызылган борынгы мәчет. Күптән түгел Казанда “Әҗем” мәчете, Әтнәдә Түбән Бәрәскә мәчете ачылган иде. Борынгы мәчетләребезгә игътибарлы булганыгыз өчен зур рәхмәт! Аллаһы разый булсын! 

Аннары килгән мөхтәрәм кунаклар һәм җыелган халык мәчет белән танышты һәм Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә узган җомга намазында катнашты.

Белешмә. 1879 елгы мәчет архитектура һәйкәле санала. 337,6 кв.м мәйдандагы бер манаралы агач мәчет – XIX гасыр татар агач сәнгате үрнәге. Ул Казан губерниясе идарәсе раслаган проект буенча төзелгән. Реставрация эшләре 2019 елның 5 гыйнварында башланды, 2021 елның октябрендә тәмамланды.

Реставрация барышында мәчетнең бурасы 70 процентка сакланган, чарлак түшәмнәре һәм башка элементлар яңадан торгызылган. Тәһарәтханә, котельная төзелгән. Моннан тыш, мәчетнең әйләнә-тирәсендәге территория тәртипкә китерелгән.

XX гасыр башында мәчет мәхәлләсенә 330 хуҗалык караган. Мәчет каршындагы мәктәптә 30 малай һәм 20 кыз укыган. Мәчет 1937 елга кадәр гамәлдә булган. Ябылганнан соң, мәчет бинасы хуҗалык максатларында кулланылган. Мәдәни мирас объекты статусын мәчет 1993 елда ТАССР Министрлар Кабинеты карары нигезендә алган.

2019 елда Мәдәни мирас объектларын саклау буенча республика комитеты, Диния нәзарәте белән берлектә, хуҗасыз күчемсез милек объектына хокук рәсмиләштерү эшен башкарган. Хәзерге вакытта мәчет милекчесе җирле мөселман оешмасы — «Иске мәчет» мәхәлләсе.

Бүгенге көндә Балык бистәсе мөхтәсибәтендә 44 мәчет эшли.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана