Татарстан мөфтиенең Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан мөрәҗәгате

04 ноябрь 2021 ел 09:30
Татарстан мөфтиенең Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан мөрәҗәгате

Бисмилләһир-Рахмәәнир-рахиим!

Әссәләәмүгаләйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһү!

Мөхтәрәм дин кардәшләрем!

Бүген Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Бу дата илебездә яшәүче төрле дин, милләт һәм социаль катлау  кешеләренең бердәмлеген гәүдәләндерә. Аның тарихы 1612 елда Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский идарәсендәге халык ополчениесе Мәскәүне поляк интервентларыннан азат иткән вакыйгаларга барып тоташа. Әмма бу вакыйгалар гына түгел, Россиянең бөтен күпгасырлык тарихы безне шуңа өйрәтә: бары үзара бердәмлекне, илебез халыкларының гореф-гадәтләрен һәм уртак рухи кыйммәтләрне саклаганда, без - көчле.

Кешеләр, нинди милләттән булуга карамастан, барысы да бер Адәм галәйһисәламнән чыккан. Коръәндә болай әйтелә:

يَا أَيُّهَا النَّاسُ اتَّقُوا رَبَّكُمُ الَّذِي خَلَقَكُم مِّن نَّفْسٍ وَاحِدَةٍ وَخَلَقَ مِنْهَا زَوْجَهَا وَبَثَّ مِنْهُمَا رِجَالًا كَثِيرًا وَنِسَاءً وَاتَّقُوا اللَّهَ الَّذِي تَسَاءَلُونَ بِهِ وَالْأَرْحَامَ إِنَّ اللَّهَ كَانَ عَلَيْكُمْ رَقِيبًا

Ягъни: “И кешеләр! Сезне бер җаннан (Адәмнән) яралткан, аның бер кисәгеннән (булган сул кабыргасының иң астыннан Хава исемле) ишен яралткан һәм аларның икесеннән бик күп ирләр һәм хатыннарны халык кылып (җиһанга) тараткан Раббыгыздан куркыгыз. Аның исеме белән бер-берегездән үтенә торган Аллаһтан һәм туганлык җепләреннән (аларның өзелүеннән) куркыгыз. Һичшиксез, Аллаһ – сезне күзәтүче” (“Ән-Ниса” сүрәсе, 1 аять). Шул рәвешле, планетабызда яшәүче барлык халыклар да уртак гомумкешелек кыйммәтләргә ия, һәм аларны бергәләп, татулыкта яшәп, сакларга кирәк. Коръәндә тагын бит болай дип тә әйтелә:

وَمِنْ آيَاتِهِ خَلْقُ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ وَاخْتِلَافُ أَلْسِنَتِكُمْ وَأَلْوَانِكُمْ إِنَّ فِي ذَلِكَ لَآيَاتٍ لِّلْعَالِمِينَ

Мәгънәсе: «Күкләрне һәм җирне яралтуы да, телләрегезнең һәм төсләрегезнең төрлелеге дә – Аның билгеләренән. Һичшиксез, монда (Аллаһы Тәгаләнең бөек сыйфатларын яхшы) белгәннәр өчен билгеләр бар” (“Әр-Рум” сүрәсе, 22 аять). Әлеге аятьтә халыклар арасында татулык хөкем сөрсен өчен ныклы нигез урнаштыручы ачык принцип саклана. Бер-беребезнең традицияләренә һәм тарихына, туган телләрне һәм мәдәниятләрне үстерү хокукына, һәр халыкның рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклауга хөрмәт – уртак Ватаныбыз иминлегенең һәм күрше булып яшәүче милләтләр арасындагы дуслыкның асылы шушыннан гыйбарәт.

Татар халкы күп гасырлар дәвамында башка милләтләр һәм дин вәкилләре белән үзара дус һәм тату яши. “Күрше хакы – Аллаһы хакы” диләр бездә. Ни дигән сүз бу? Димәк, әгәр син күршеңнең хакына кагылсаң, Аллаһының хакына кергән буласың, дигән сүз. Аллаһыга шөкер, Татарстан Республикасы күпмилләтле Россия Федерациясенең барлык субъектлары һәм бөтен сәяси дөнья өчен мөселман һәм православие дине вәкилләре, татар, рус, чуаш, удмурт, башкорт, марилар һ.б. милләтләр арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрнең күркәм үрнәге булып тора. Бу өлкәдә ил һәм республика җитәкчелегенең, шулай ук күп гасырлар дәвамында бер-берсенең динен, үзенчәлеген һәм милли мәнфәгатьләрен ихтирам итәргә өйрәнгән һәм гражданнар бердәмлеген үстерергә омтылган татарстанлыларның казанышлары һәм тырышлыклары чиксез.

Газиз милләттәшләрем! Хак Тәгалә безне Үзенең рәхмәтеннән аермасын, замана борчуларына каршы торуда Үзе ярдәмче булсын һәм Татарстанда яшәүче һәрбер гаиләне игелекләр, иминлек һәм татулык белән бүләкләсен! Әмин!

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана