"Ярдәм" фонды сукырлар өчен Коръән бастыруга акча җыю буенча акция башлады

05 ноябрь 2021 ел 11:33
"Ярдәм" фонды сукырлар өчен Коръән бастыруга акча җыю буенча акция башлады

"Ярдәм" милли ислам хәйрия фонды "Күңел күзе белән укыйм Коръән" исемендә акция ачып җибәрә. 
Изге Китабыбыз Коръәнне мөселманнар яратып укый, хәтта күрмәүчеләр арасында да аңа кызыксыну бик зур. Сәламәт кешеләр тарафыннан аларга Коръәнне укырга өйрәнүдә булышлык күрсәтү - Аллаһы Тәгалә алдында, һичшиксез, изге эш. Белгәнебезчә, әгәр дә берәү кемнең дә булса Коръән укуына яки аны өйрәнүенә сәбәпче була икән, Кыямәт көненә хәтле аңарга әҗер-савап язылачак! Бу - мөселман кешесе өчен дөньялыкта һәм Ахыйрәттә уңышка ирештерә торган иң яхшы гамәл. 
"Күңел күзе белән укыйм Коръән" акциясе  Луи Брайль шрифтына нигезләнгән Изге Коръәнне бастыруны һәм аны күрмәүче дин кардәшләргә тапшыруны күздә тота.
6 томнан торган шундый Коръәннең бәясе - 7600 сум. Мондый басманың бер экземплярын теләге булган бер кеше дә, тулаем бер гаилә дә  бастырырга мөмкин. 
Аллаһ ризалыгына омтылып, сәдака җәрия алырга омтылыйк!

Акциядә катнашу өчен +79600480778 номерына беркетелгән Сбербанк картасына акча җибәрергә кирәк.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана