Казанның 400-дән артык мохтаҗ гаиләсе гошер сәдакасы белән тәэмин ителде

08 ноябрь 2021 ел 12:10
Казанның 400-дән артык мохтаҗ гаиләсе гошер сәдакасы белән тәэмин ителде

Татарстан Республикасы Диния Нәзарәте башлангычы белән тормышка ашырылган гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе тәмамланды. Әлеге башлангычның нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасында барлыгы 577,33 тонна гошер сәдакасы җыелды. Мөхтәсибәтләр арасында беренче өчлекне Балык Бистәсе (75 т), Балтач (43,5 т) һәм Чирмешән (40 т) районнары алып тора. Шулай ук Питрәч районы (30 т), Чүпрәле районы (27 т), Саба районы (26 т), Биектау, Әтнә, Кукмара районнары (25-әр тонна), Мамадыш районы (20 т) зур активлык күрсәтте.

Татарстан мөселманнары, мохтаҗларга ярдәм итү йөзеннән, республика мәчетләренә яшелчә (бәрәңге, чөгендер, кәбестә, кишер, кабак, ташкабак суган һ.б.), җиләк-җимеш кайнатмалары, тозлаган кыяр-помидорлар, бал алып килде. Кампания кысаларында җыелган азык-төлек хәйрия оешмаларына (Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды һәм «Ярдәм» милли ислам хәйрия фондының тернәкләндерү үзәге), социаль учреждениеләргә (районнардагы картлар йортлары, балалар йортлары), мөселман уку йортларына (мәдрәсәләр, мәктәпләр һәм балалар бакчалары, Коръән хафизлар әзерләү үзәге һ.б.), шулай ук турыдан-туры мохтаҗ гаиләләргә җибәрелде. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды Казанның 400-дән артык азкеремле гаиләсен азык-төлек белән тәэмин итте.

Гошер җыю кампаниясе Татарстанда барлык мөхтәсибәтләрдә үзәкләштерелгән рәвештә 2017 елдан бирле үткәрелә.

Гошер ул – сәдаканың махсус төре, ул мөселман кешесенең үстергән уңышын җыеп алганнан соң, аның уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт. Гошер сәдакасының мәҗбүри булуы хакында “Әл-Бәкара” (Сыер) сүрәсенең 267-нче аятендә әйтелә: “И иман китерүчеләр! (Кәсеп итеп) Тапканнарыгызның иң яхшыларын (хәләлләрен) һәм Безнең сезнең өчен җирдән чыгарган нәрсәләребездән (садака итеп) сарыф итегез...” Гошер сәдакасының мәҗбүри булуының асыл мәгънәсе – теләсә кайсы уңыш нигезендә Аллаһының рәхмәте ятуда, чөнки әлеге нигъмәтләр табигать шартларының уңай килүе нәтиҗәсендә өлгерә. Аллаһының рәхмәтенә ирешү һәм киләсе уңышка нигез салу өчен, Раббыбызның әмеренә буйсынып, Кәлам Шәрифтә әйтелгәнчә, уңышның гошерен (уннан берен) бирергә кирәк. Гошер зәкятнең бер өлеше булып тора.

Инкыйлабка кадәр Ислам динен тотучы татарларда гошер сәдакасын җыю гадәти хәл булган. Ә советлар вакытында гошер бәйрәмнәрен уңыш бәйрәмнәре алмаштырган. Хәзер бу хәйрия гамәле Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм мәрхүм Вәлиулла хәзрәт Якуповның идеясе белән яңадан республика мөселманнарының дини тормышына кире кайта башлады.

Татарстанда 2017 елда – 160 тонна, 2018 елда – 600 тонна, 2019 елда 1109,5 тонна, 2020 елда 1000 т гошер сәдакасы җыеп таратылган иде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана