ТР мөфтие Әбу-Дабида Россиядәге һәм Татарстандагы уңышлы динара сәясәт турында сөйләде

09 ноябрь 2021 ел 14:46
ТР мөфтие Әбу-Дабида Россиядәге һәм Татарстандагы уңышлы динара сәясәт турында сөйләде

Бүген, рабигыль-ахыр аеның 4нче көнендә (9нчы ноябрьдә), Берләшкән Гарәп Әмирлекләре башкаласы Әбу-Даби шәһәрендә фәнни-гамәли конференция үтә.

Фәнни форумны Мөхәммәд бен Зәед исемендәге университет оештырды.

Әлеге чараның төп максаты һәм катнашучыларның чыгышлары – кардәшлек, кешелеклелек, халыклар арасындагы дустанә мөнәсәбәтләр турында.

Конференциядә катнашучылар арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар. Ул Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең динара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге тәҗрибәсе, Россиядә һәм Татарстандагы уңышлы конфессияара һәм милләтара сәясәт хакында чыгыш ясады.

Камил хәзрәт Кәлам Шәрифтән аять китерде: “И, кешеләр! Һичшиксез, Без сезне (Адәм исемле) бер ирдән һәм (Хава исемле) бер хатыннан яралттык. Без сезне (бер-берегезгә уйламый-нитми теләсә ни сөйләр өчен түгел,) танышуыгыз өчен кавемнәр һәм кабиләләр иттек” (“Әл-Хүҗүрат” (Бүлмәләр) сүрәсе, 13нче аять). - Ягъни Аллаһы Тәгалә Үзе безгә бер-беребезне танып белергә боера, – дип билгеләп үтте мөфти. – Россия мөселманнары гасырлар дәвамында төрле мәдәниятләр тоташкан чиктә яши, бай рухи мираска ия һәм илнең икътисади үсешендә актив катнаша. Башка диннәргә карата дустанә мөнәсәбәттә булуның чишмә башы бай татар дини мирасына барып тоташа, ул күп динле җәмгыять шартларында барлыкка килгән һәм үсешкә ирешкән. Без аны өйрәнәбез һәм саклыйбыз. Аллаһка шөкер, моңа бернинди киртәләр дә юк. Киресенчә, җәмгыятьтә үз халкыңны мәдәни-тарихи мирасына һәм башка мәдәниятләргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру Татарстанда алып барылган милләтара һәм динара сәясәт нәтиҗәсе булып тора.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә сәфәре барышында Камил хәзрәт Сәмигуллин күренекле ислам галимнәре һәм рәсми затлар белән дә очрашып өлгерде: ул БГӘ вакыф һәм дин эшләре бүлеге башлыгы, БГӘ Бөтендөнья мөселман берләшмәләре советы рәисе Әли Рәшид Әл Нуайми, БГӘ Фәтвалар буенча шура рәисе шәех Абдулла бин Байя белән күрешеп, аларны шулай ук Татарстан мөфтиятенең башка дини оешмалар белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе белән таныштырды.

Моннан тыш, ул Россиядә уңышлы динара сәясәт турында “Әл-Гайн” телеканалына да сөйләде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана