“Хозур” нәшрият йорты рус телендә “Ваһһабчыларга каршы дәлилләр” китабын нәшер итте

10 ноябрь 2021 ел 14:52
“Хозур” нәшрият йорты рус телендә “Ваһһабчыларга каршы дәлилләр” китабын нәшер итте

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты рус телендә “Ваһһабчыларга каршы дәлилләр” (“Доводы против ваххабитов”) китабын нәшер итте. Әлеге китап әһле Сөннәт Вәл-Җәмәгать һәм ялган сәләфләр (ваһһабчылар) арасындагы төп фикер каршылыкларын тикшерә.

Безнең элеккеге тәкъва ияләренең (хакыйкый сәләфләрнең) гакыйдәсе соңгы берничә дистә еллар дәвамында мөселманнар арасында мөһим һәм бәхәсле мәсьәлә булып тора. Аларның гакыйдәсе бүгенге көн мөселманнары гакыйдәсеннән аерылып торганмы?

Китапта хөрмәтле галимнәр тарафыннан адашкан кешеләрнең фикерләрен кире кага торган Коръәннән һәм Сөннәттән дәлилләр китерелгән. Әһле Сөннәт Вәл-Җәмәгать (матуридиләр) һәм ваһһабчылар карашларында нинди каршылыклар бар? Зиратта Коръән укырга ярыймы? Дога кылганнан соң йөзне сыпырырга кирәкме? Тәсбих кулланырга ярыймы? “Тәшәһһүд” укыганда бармак селкетү, оекбашларга мәсех кылу һәм фикһка караган башка мәсьәләләр буенча да сораулар каралган.

Китапны “Хозур” нәшрият йорты кибетләрендә сатып алырга һәм дистацион рәвештә заказ бирергә мөмкин.

Кибет: Казан шәһ., Париж Коммунасы ур., 6 нчы йорт. Тел.: +7 960 072-74-63;

Склад: Казан шәһ., Газовая ур., 14 нче йорт. Тел.: +7 (966) 250-00-09;

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана