Чистайда балалар өчен "И туган тел, и матур тел" чарасы узды

10 ноябрь 2021 ел 17:52
Чистайда балалар өчен "И туган тел, и матур тел" чарасы узды

Чистайда Ислам үзәгендә балалар өчен "И туган тел, и матур тел" чарасы узды. Әлеге чара мәчетләрдә дини белем алучы балалар өчен мөхтәсибәттә кабул ителгән "Ислам мәдәнияте hәм татар халкы мәдәнияте нигезләре" исемле проект нигезендә оештырылды һәм Туган телләр hәм халыклар бердәмлеге елына, Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланды. 

Чарада балалар мәгьрифәтче, дин әhеле, тарихчы, галим Ризаэтдин Фәхретдин мирасы белән танышты, аның тәрбиягә кагылышлы сүзләрен, киңәшләрен ишетте, алар нигезендә тәрбияле кешенең төп сыйфатларын билгеләде. "Мирас" исемле Чистай татар халык театры режиссеры Госман Хәкимов, галим образына кереп, балаларга нәсыйхәт бирде. Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешмасы җитәкчесе Фәрит Галимов та, балалар белән аралашып, бөек Тукаебызның шигьри юлларын сөйләде.

Чараның икенче өлеше балалар катнашында туган телгә багышланган кызыклы сораулар, мавыктыргыч уеннар белән дәвам итте. Алар бу темага кроссворд та, ребуслар да чиште, шигырьләр дә сөйләде. 

Чараның азагында "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рушания ханым Закирова балаларның туган телебезне яхшылап өйрәнүләрен һәм белүләрен, шулай ук динебезне, башка телләрне дә уңышлы өйрәнүләрен теләде. Әлеге чарада кече яшьтәге балалар, бер яктан, мәктәптә алган белемнәрен ныгыткан булса, икенче яктан, дөньяны танып-белүдә яңа белемнәр дә эстәде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана