Түбән Кама мөхтәсибәте намаз уку экспресс-курсларына чакыра

12 ноябрь 2021 ел 09:20
Түбән Кама мөхтәсибәте намаз уку экспресс-курсларына чакыра

20 ноябрьдән Түбән Каманың Үзәк мәчете намаз уку күнекмәләренә һәм Ислам нигезләренә өйрәтү буенча экспресс-курслар башлап җибәрәчәк. “Намаз – бәхет ачкычы” дип исемләнгән курслар 5 дәресне үз эченә алачак. Укулар, халыкның үтенечләрен исәпкә алып, шимбә көненә иртәнге 09.00-дән 12.00 сәгатькә билгеләнгән. Әлеге курсларның махсус программасы Исламда беренче адымнарын ясарга теләүче дин кардәшләребез өчен булдырылган. Дәресләрне мәчет каршындагы курсларда белем бирүче мөгаллимнәр алып бара, хатын-кызлар өчен 4, ир-атлар өчен 2 төркем булдыру планлаштырыла.

“Намаз – бәхет ачкычы” дип исемләнгән курсларны Түбән Кама мөхтәсибәте елына ике тапкыр – яз һәм көз айларында үткәреп килә. Дәрескә килгән һәр кешегә оештыручылар блокнот, ручка, уку әсбабы, намаз укырга өйрәнү «келәм»е өләшә.

Курслар барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп оештырыла. Түбән Каманың Үзәк мәчетендә һаваны зарарсызландыручы махсус җиһазлар (рециркуляторлар) эшли, мәчеткә керүчеләрнең медицина битлекләреннән булулары шарт итеп куела.

Курсларга 89172597958 (Гөлнара Хөсәенова) номеры буенча язылырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, 2018 елдан Татарстан мөфтияте тарафыннан “Ислам. Беренче адымнар” проекты гамәлгә ашырыла, ул кешеләрне биш вакыт намаз укырга өйрәтү һәм Ислам нигезләрен танып белүгә җәлеп итү максатыннан оештырыла. Бу ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең халык арасында иң популяр башлангычларының берсе, аның ярдәмендә 650-дән артык кеше намазга басты һәм, асылда, намаз әһеленә әверелде. Әлеге экспресс-курслар тәҗрибәсе шулай ук Татарстан мөхтәсибәтләрендә дә уңышлы файдаланыла.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана