Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча мәдрәсәләр арасында Россиякүләм олимпиаданың төбәк туры үтте

18 ноябрь 2021 ел 18:07
Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча мәдрәсәләр арасында Россиякүләм олимпиаданың төбәк туры үтте

Бүген, рабигыль-ахыр аеның 13нче көнендә (18нче ноябрьдә), Казанда ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча олимпиаданың төбәк туры узды – әлеге чарада Татарстанның һәм Идел буе-Урал төбәгенең урта һөнәри ислам уку йортлары шәкертләре көч сынашты. Олимпиаданы Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Ислам мәдәниятенә һәм мәгарифенә ярдәм фонды булышлыгы белән Россия ислам институты оештырды.

Олимпиадада урта һөнәри белем бирү оешмаларында белем алучы II-III курс студентлары катнашты. Бәйге урта һөнәри дини белем бирү өчен төп һөнәри белем бирү программалары нигезендә төзелгән биремнәр буенча үткәрелде.

Катнашучылар олимпиада биремнәрен эшләргә керешер алдыннан Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, РИИ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин нәсыйхәт сүзләрен җиткерде.

– Әлеге олимпиадада катнашуыгыз сез белем алган уку йортының иң яхшы студенты булуыгыз турында сөйли. Әйе, бүген барлык катнашучылар да призлы урыннар ала алмаячак, әмма бу сезгә белемнәрегезне арттырырга этәргеч бирергә тиеш. Тиздән Россиякүләм олимпиада узачак, һәм бүгенге бәйге әлеге чарага яхшы әзерлек булачак, – диде Рәфикъ Мөхәммәтша улы.

Аннары шәкертләр биремнәрне эшләргә кереште. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел биремнәр, нигездә, барлык номинацияләр буенча да компьютерда тест биремнәрен башкарудан гыйбарәт булды – бу хакта РИИ уку-укыту эше буенча проректор Марат Гыйльманов сөйләде.

– Быел олимпиадага яңалык керттек, өч номинация – ислам хокукы, пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ тормыш юлы һәм дисциплинаара фәннәр буенча компьютерда тестлар эшләнде. Һәр катнашучы теркәлү номерын алды һәм махсус сайтта биремнәрне башкарды. Жюри шундук гомуми нәтиҗәләрне алды. Бу – бик уңайлы һәм биремнәрне тикшерүне җиңеләйтә, – дип билгеләп узды Марат хәзрәт.

Өйлә намазы һәм төшке аштан соң, олимпиадага нәтиҗәләр ясалды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында үтте. Ул сәламләү сүзе белән чыгыш ясады һәм галимнәргә хөрмәт күрсәтүнең әһәмияте хакында билгеләп үтте.

Аннары олимпиадада җиңүчеләр мөфти кулыннан бүләкләр алды.

Җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде:

«Ислам хокукы» номинациясе

1. Ярмөхәммәтов Самир – «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе (Казан шәһәре)

2. Хубутдинов Эмиль – Мәрьям Солтанова ис. Ислам көллияте (Уфа шәһәре)

3. Әшрапова Алия – Ризаэтдин Фәхретдин ис. мәдрәсә (Әлмәт шәһәре)

«Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ тормыш юлы» номинациясе

1. Рамазанов Йосыф — Мәрьям Солтанова ис. Ислам көллияте (Уфа шәһәре)

2. Алеев Салават — «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе (Казан шәһәре)

3. Бикбаев Мөхәммәд – Ислам динен кабул итүгә 1000 ел ис. мәдрәсә (Казан шәһәре)

4. Әшрапова Алсу — Ризаэтдин Фәхретдин ис. мәдрәсә (Әлмәт шәһәре)

«Гарәп теле» номинациясе

1. Курмаев Хәбибулла — «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе (Казан шәһәре)

2. Низамова Ләйлә — Ризаэтдин Фәхретдин ис. мәдрәсә (Әлмәт шәһәре)

3. Сабиров Азат – Мамадыш мәдрәсәсе

«Абсолют (дисциплинаара)» номинация

1. Бекболот Уулу Кыялбек – Буа мәдрәсәсе

2. Нәҗипов Давыд – “Ак мәчет” мәдрәсәсе (Чаллы)

3. Шиһапов Искәндәр — «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе (Казан шәһәре)

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана