Шәех Мөхәммәдришат ишан Мусин вафат. Мөфти кайгы уртаклаша

19 ноябрь 2021 ел 11:58
Шәех Мөхәммәдришат ишан Мусин вафат. Мөфти кайгы уртаклаша

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөхтәрәм шәех Мөхәммәдришат ишан Мусинның вафаты сәбәпле, аның якыннарының ачы кайгысын уртаклаша:

"Татар мөселманнары, Россиянең Нәкышбәндия тәрикате мөридләре олы югалту кичерә: безнең арадан күренекле остаз, мөхтәрәм шәех Мөхәммәдришат ишан Мусин китеп барган. Динебезнең асыл кыйммәтләрен таратуга, йөзләгән ихлас шәкертләр тәрбияләүгә күп хезмәт куйган, аларны дини сабырлыкка, тыйнаклыкка, игелеккә һәм югары әхлакка өйрәткән, бабаларыбыз гасырлар буе күз карасыдай саклаган тасаввуфне өйрәнгән, гомерен Аллаһыга багышлаган рухи остаз... Болар барысы да аның турында.
Хөрмәтле җәмәгать! Мөхәммәдришат ишан Яралтучыбызның рәхмәтләренә һәм ризалыгына ирешсен, Раббыбыз аның тырышлыкларын кабул әйләсен, дип чын күңелдән теләп калам һәм барыгызны да хәзрәтнең рухына дога кылырга чакырам. Аллаһы Тәгалә шәехне рәхим-шәфкатеннән ташламасын, урынын оҗмахтан итсен иде, дип сорыйк. Амин.
Диния Нәзарәте һәм шәхсән үземнән чын күңелдән Мөхәммәдришат ишан якыннарының һәм туганнарының, шәкертләренең тирән кайгысын уртаклашам. Аллаһы Тәгаләдән аларга зур югалтуны күтәрергә ярдәм, сабырлык һәм ныклык бирүен сорыйбыз.

إنا لله وإنا إليه راجعون

“Без Аллаһыдан килгәнбез һәм Аллаһыга кайтачакбыз”.
 

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана