“Кыргызстан – Татарстан” эшлекле форумында Нәзарәтнең “Хәләл” стандарт комитеты хезмәттәшлек турында меморандум имзалады

20 ноябрь 2021 ел 08:40
“Кыргызстан – Татарстан” эшлекле форумында Нәзарәтнең “Хәләл” стандарт комитеты хезмәттәшлек турында меморандум имзалады

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарт комитеты рәисе Габбас хәзрәт Шляпошников Татарстан Республикасының рәсми делегациясе составында Кыргызстан Республикасына эш сәфәре кылды. “Кыргызстан – Татарстан” эшлекле форумы кысаларында Габбас хәзрәт Кыргызстан Республикасы икътисад һәм коммерция министры Данияр Амангельдиев һәм Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримовның очрашуында катнашты. Аннары очрашу Кыргызстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать Палатасында узды, анда Габбас хәзрәт Шляпошников катнашучыларны Татарстанда тормышка ашырылучы “Хәләл лайфстайл” концепциясе белән таныштырды.

Моннан тыш, Габбас хәзрәт Кыргызстан мөфтие урынбасары Жоробай ажы Шергазиев һәм Кыргызстан ислам университеты проректоры Марс Ибраев белән очрашты. Габбас хәзрәт Кыргызстан Республикасында яшәүче дин кардәшләребезгә һәм тугандаш республика мөфтие Замир ажы Рәкыевка Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән кайнар сәламнәр җиткерде. Дин әһелләре хәләл сертификация һәм гомумән хәләл индустрияне үстерү мәсьәләләрендә төп юнәлешләр буенча фикер алышты. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Кыргызстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” бүлеге «Хәләл индустрияне үстерү үзәге» дәүләт учреждениесе белән актив хезмәттәшлек итә.

Шунысы игътибарга лаек, “Кыргызстан – Татарстан” эшлекле форумы барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында эшлекле килешүләргә кул куелды, шуларның берсе – Икътисад һәм коммерция министрлыгы каршындагы “Хәләл индустрияне үстерү үзәге” дәүләт учреждениесе белән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарт комитеты арасында хезмәттәшлек турында меморандум имзаланды. Документка Кыргызстан Республикасы тәкъдиме белән кул куелды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана