Мөфти Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык вәкиле белән күреште

22 ноябрь 2021 ел 17:35
Мөфти Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык вәкиле белән күреште

Бүген, рабигыль-ахыр аеның 17нче көнендә (22 ноябрьдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесенең ярдәмчесе Олег Серёгин белән очрашты. Әлеге чарада шулай ук ТР Президенты аппаратының эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Альберт Дирзизов катнашты. Очрашу Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына әзерләнү мәсьәләләренә багышланды.

Мөфти Мәскәүдән килгән кунакны “Хозур” нәшриятында басылып чыккан китаплар белән таныштырды. Камил хәзрәт Нәзарәт тарафыннан әзерләнгән иң зур хезмәтләрнең берсе буларак таныштырып, “Сахих әл-Бохари” хәдисләр җыентыгының “Зубдат” версиясе турында сөйләп узды, Россия мөселманнарына үзебезнең тарафтан тәрҗемә итеп басылган китап буларак аның әһәмиятен югары бәяләде. Кунакка Нәзарәттән бүләк итеп шулай ук мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның “Ислам в 75 уроках” китабы, тагын бер актуаль чыганак – “Путешествие Ахмеда ибн Фадлана на реку Итиль и официальное принятие в Булгарии Ислама” китабы бүләк итеп бирелде. Очрашу барышында Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык вәкиле нәзарәтнең Коръәнне өйрәнү, мәгърифәтчелек, нәшрият, хәйриячелек һ.б. юнәлешләре буенча танышты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана