Казанда Россия һәм чит ил белгечләре казыйлар өчен махсус дәресләр бирә

23 ноябрь 2021 ел 11:16
Казанда Россия һәм чит ил белгечләре казыйлар өчен махсус дәресләр бирә

Казанда Татарстан һәм Россия төбәкләре казыйлары өчен “Ислам хокукында бәхәсләр гыйлеме” дип исемләнгән лекцияләр башланды. Дәресләр “Ислам дин белеменең заманча мәсьәләләре” квалификациясен күтәрү курслары кысаларында уза. Курсларда шулай ук Карачаево-Черкесия, Ингушетия республикасы, Саратов өлкәсе дин әһелләре катнаша.

Дәресләрне биш көн дәвамында Россия һәм чит ил галимнәре бирә. Мөхтәрәм лекторлар арасында ислам хокукы докторы, шәригать казые Ибраһим әл-Мурейхи (Бахрейн), ислам хокукы докторы, ислам суды буенча әйдәп баручы белгеч Абдураззак Буркыя (Марокко), ислам хокукы докторы, Димәшкъ университеты профессоры Бадигъ Ляхкам (Сүрия), ислам фәннәре докторы, КИУның дини фәннәр кафедрасы өлкән мөгаллиме Рөстәм хәзрәт Нургалиев, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Казан казые, Татарстан мөфтиятенең шәригать мәсьәләләре бүлеге җитәкчесе Булат Мөбарәков, КФУның Медиация, конфликтларны җайга салу һәм экстремизмны профилактикалау үзәге мөдире, доцент Олег Маврин, КФУ доценты, тарих фәннәре кандидаты Илшат Мөхәммәтзарипов һ.б. бар. Дәресләр Казанның “Давыдов” кунакханәсендә (Нурсолтан Назарбаев урамы, 35А) һәм дистанцион рәвештә ZOOM платформасы ярдәмендә уза. Модуль тәмамланганнан соң квалификация күтәрү курсларын узу турында таныклык тапшырылачак.

Исегезгә төшерәбез, кичә “Ислам дин белеменең заманча мәсьәләләре” квалификациясен күтәрү курслары кысаларында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин дәрес бирде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана