Татарстан мөфтие “Россия – Ислам дөньясы” утырышында катнашу өчен Җиддәгә китте

23 ноябрь 2021 ел 14:42
Татарстан мөфтие “Россия – Ислам дөньясы” утырышында катнашу өчен Җиддәгә китте

2021 елның 23 ноябреннән 25 ноябренә кадәр Согуд Гарәбстаны Корольлегенең Җиддә шәһәрендә “Россия – ислам дөньясы" стратегик караш төркеменең күчмә утырышы узачак.

Утырышның көн тәртибе “Россия – ислам дөньясы: диалог һәм хезмәттәшлек перспективалары” темасына багышланган. Төркем эшендә Рөстәм Миңнеханов – Татарстан Республикасы Президенты, “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме рәисе һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, шулай ук Хөсәен Ибраһим Таха – Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль сәркатибе, Вәлид бин Абдул Кәрим – Согуд Гарәбстаны Корольлегенең тышкы эшләр министры урынбасары, Фәрит Мөхәммәтшин – Федерация Советының Халыкара эшләр комитеты рәисе урынбасары, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе урынбасары, Мөхәммәд әл-Иса – Бөтендөнья ислам лигасы генераль сәркатибе, Найеф Фәлах әл-Хәҗраф – Фарсы култыгы Гарәп илләре хезмәттәшлеге советы генераль сәркатибе; Әхмәд Катаби – Гарәп дәүләтләре лигасы Генераль сәркатибе киңәшчесе, Мөхәммәд Хураиши Ниасс – Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъзалары булган дәүләтләрнең парламент берлеге генераль сәркатибе, Ильяс Умаханов – Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният комитетының беренче урынбасары, хаҗ оештыру мәсьәләләре буенча Комиссия рәисе һ.б. катнашачак. “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме утырышына шәрәфле кунак буларак принц Халид әл-Фәйсал (Согуд Гарәбстаны короле киңәшчесе һәм Мәккә провинциясе губернаторы) киләчәк.

Утырыш барышында планлаштырылган сессияләрдә Россия белән Ислам дөньясы дәүләтләре арасында дини бәйләнешләр һәм үзара аңлашу, сәүдә-икътисадый элемтәләре мәсьәләләре, дөнья үсешенең яңа модельләрен формалаштыру перспективалары хакында фикер алышу көтелә. Иртәгә, 24 ноябрьдә, пленар утырыш узачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана