Татарстан мөфтие Җиддәдә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышында катнаша

24 ноябрь 2021 ел 13:42
Татарстан мөфтие Җиддәдә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышында катнаша

Бүген Җиддә шәһәрендә (Согуд Гарәбстаны Корольлеге) “Россия – ислам дөньясы” стратегик караш төркеменең пленар утырышы ачылды. Утырышның көн тәртибе “Россия – ислам дөньясы: диалог һәм хезмәттәшлек перспективалары” темасына багышланган. Төркем эшендә Татарстан Президенты, «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнаша. Мәртәбәле кунаклар арасында Согуд Гарәбстаны короле киңәшчесе, принц Халид әл-Фәйсал кебек башка хөрмәтле шәхесләр бар. 

Утырыш барышында сессияләрдә Россия белән Ислам дөньясы дәүләтләре арасында дини бәйләнешләр һәм үзара аңлашу, сәүдә-икътисадый элемтәләре мәсьәләләре, дөнья үсешенең яңа модельләрен формалаштыру перспективалары хакында фикер алышулар бара.

Фото – ТР Президенты матбугат хезмәте

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана