Мөселман яшьләре «Мин Пәйгамбәребезне ﷺ яратам» промо-акциясе үткәрде

26 ноябрь 2021 ел 16:23
Мөселман яшьләре «Мин Пәйгамбәребезне ﷺ яратам» промо-акциясе үткәрде

Бүген Татарстан мөфтиятенең Muslimmol хәрәкәте яшьләре Казанның Мәрҗани мәчете тирәсендә “Мин Пәйгамбәребезне ﷺ яратам” акциясен уздырды. Җомга намазыннан соң үткән промо-акциясендә мәчеткә килгән халыкка Нәзарәт волонтерлары Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең үгет-нәсыйхәтләрен җиткереп, "Кыйсасел-әнбия. Пәйгамбәрләр тарихы” китабын, истәлекле сумка һәм түш тамгалары таратты. 

"Мин пәйгамбәребезне ﷺ яратам” акциясе Татарстан мөселманнарын берләштереп, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһиссәләмгә  карата хөрмәт һәм ярату хисен күрсәтү максатыннын оештырылды.

Акция барышында йөздән артык китап һәм биш йөз түш тамгасы таратылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана