Татарстан мөфтиенең әниләр көне уңаеннан мөрәҗәгате

28 ноябрь 2021 ел 09:01
Татарстан мөфтиенең әниләр көне уңаеннан мөрәҗәгате

Бисмилләһир-рахмәнир-рәхим.

Әссәламү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү.

Мөхтәрәм дин кардәшем! Газиз милләттәшләрем!

Кадерле әниләр һәм әбиләр!

Ноябрь аеның соңгы якшәмбесе илебездә әниләр көне буларак билгеләп үтелә. Мөселман кешесе әти-әнисе турында һәрдаим кайгыртып торырга тиеш булса да, бу көнне әниләребезгә аерым игътибар күрсәтсәк һәм үз балаларыбызга ана хакы турында нәсихәтләр бирсәк, артык булмас.

Коръәндә болай диелә:  

وَوَصَّيْنَا الْإِنسَانَ بِوَالِدَيْهِ حَمَلَتْهُ أُمُّهُ وَهْنًا عَلَى وَهْنٍ وَفِصَالُهُ فِي عَامَيْنِ أَنِ اشْكُرْ لِي وَلِوَالِدَيْكَ إِلَيَّ الْمَصِيرُ

«Без кешегә ата-анасына игелек кылырга васыять иттек. Анасы аны зәгыйфьлек өстенә зәгыйфьлек белән йөрткән. Аны имүдән аеруы исә ике ел эчендә. (Боларның барысы өчен дә, иң элек, Яралтучың буларак) Миңа һәм (шуннан соң барлыклар арасыннан яралтылыш сәбәбең булган) ата-анаңа шөкер кыл, чөнки кайту – Миңа (булачак)» («Лукман», 14 аять). Бу аятьтә Аллаһы Тәгалә аналарның мәртәбәләрен, бала тудырганда кичерелгән газапларын аерым искә алып, күтәрә һәм шуның өчен аларга рәхмәтле булу бурычын куя.

Раббыбыз әниләрне безнең дөньяга килү сәбәбе итеп яралкан. Әниләр аша Ул безне тәрбияли һәм кайгырта. Әниләр өчен балалар – Яралтучының бәһасез бүләге һәм әманәте. Шуңа күрә тууыбызның беренче мизгелләреннән үк без аларның чиксез, аяусыз һәм риясыз мәхәббәтен тоябыз.

Ана хакы – Раббыбыз тарафыннан кешеләргә бирелгән иң зур хакларның берсе. Ул хәтта ата хакыннан да югарырак. Шуңа күрә Аллаһ ризалыгы өчен без аларга карата рәхмәтле, шәфкатьле һәм кайгыртучан булырга бурычлы. Яралтучыбыз безгә әниләребез өчен ышанычлы терәк һәм итәгатьле балалар булырга ярдәм итсен, аларның хакларын бозудан сакласын һәм аларның догасында яшәргә насыйп итсен! Әмин.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана