Яңа Чишмә районы Бакташ авылында яңа мәчет ачылды

29 ноябрь 2021 ел 12:19
Яңа Чишмә районы Бакташ авылында яңа мәчет ачылды

Рабигыль-ахыр аеның 22-нче көнендә (27-нче ноябрьдә) Яңа Чишмә мөхтәсибәте Бакташ авылында мәчет ачу тантанасы булып узды. Авыл халкы, район мөселманнары бу бәйрәмне күптән көтеп алды. Бер ел эчендә авыл халкы һәм күпләгән иганәчеләрнең тырышлыгы белән Аллаһ йорты төзелеп бетте.

Тантана Коръән сүрәләрен укып дога кылу белән башланды. Җыелучыларны Яңа Чишмә районы имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрапов сәламләп, мәчетләр, ягъни Аллаһ йортларын төзү һәм салуда катнашу иң саваплы гамәлләрнең берсе икәнлеген, шушы мәчетнең төзелү тарихын, төзүче-осталарга, булышучыларга үзенең рәхмәтен җиткерде.

Аннары сүз Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, көньяк төбәк казые, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәровка бирелде. Ул ТР Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәләмнәрен җиткерде һәм яңа гына сафка баскан “Мәсәния” мәчетен төзүдә булышучы, төзелеш барышында чыгымнарны үз өстенә алучы, башлап йөрүче Рифкать Зөфәр улы Закировка Нәзарәтнең рәхмәт хатын тапшырды. Равил хәзрәт үзенең вәгазендә мәчетләрнең рухи тәрбия бирүдәге роле турында сөйләп үтте. Аннары Яңа Чишмә муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов чыгыш ясады. Ул Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы Козлов Вячеслав Михайлович исеменнән эшмәкәрләргә, иганәчеләргә, мәчет төзелешенә зур өлеш кертүче шәхесләргә, шул исәптән Бакташ авылы мәчете мәзиннәре Хамис Фаттаховка грамоталар тапшырды. Аннары тәбрикләү сүзләрен кайткан кунаклар, авылның хөрмәтле кешеләре, күрше районнарның имам-мөхтәсибләре, “Мәсәния” мәчетендә төзетүдә зур өлеш керткән Рифкать Зарипов җиткерде. Дин кардәшләребез тәкбир әйтеп лентаны кистеләр һәм мәчет эченә уздылар, өйлә намазы укыдылар.

Мәчет үз эченә якынча 30-лап кешене сыйдыра. Барлык уңайлыклары булган тәһарәтханә һәм кухня булдырылган. Авыл халкы катнашында әлеге мәчеткә узган елның 26 декабрендә нигез салынган иде.

Бакташ авылында “Мәсәния” мәчете ачылганнан соң, бүгенге көндә Яңа Чишмә мөхтәсибәтендә эшләп килүче мәчетләр саны 12-гә тулды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана