Татарстанда мөселман уку йортлары арасында Коръән бәйгесе узачак

30 ноябрь 2021 ел 15:00
Татарстанда мөселман уку йортлары арасында Коръән бәйгесе узачак

Рабигыль-ахыр аеның 27 нче көнендә (2 нче декабрьдә), Казанда мөселман уку йортлары арасында Коръәннең 30 нчы җүзен белү буенча II Республика бәйгесе узачак. Әлеге конкурс Казан ислам университетының «Рәшидә» рухи-белем бирү үзәге бинасында үтә. Бәйгене Россия ислам институты Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Ислам мәдәниятенә һәм мәгарифенә ярдәм фонды ярдәме белән Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү чаралары кысаларында оештыра.

Чарада 9 мөселман уку йортыннан 55 шәкертнең, “Рәшидә” һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә урнашкан Коръән ятлау үзәгендә белем алучыларның катнашуы көтелә. Әлеге конкурс булачак имамнар һәм хафизлар арасында Коръәнне уку һәм ятлауга кызыксыну тудыру максатыннан үткәрелә.

Коръән бәйгесе ике номинациядә уза:

Коръән ятлау үзәкләре шәкертләре арасында Коръәннең 29нчы, 30-нчы җүзләрен белү;

Татарстанның мөселман уку йортлары арасында Коръәннең 30-нчы җүзен белү.

Бәйге бер этапта үтә. Команданың һәр катнашучысына жюри әгъзалары (номинациягә карап) чиратлашып Коръәннең 29нчы яки 30нчы җүзендәге аятьне дәвам итәргә кушачак. Һәр конкурсант биремне бер генә тапкыр башкара ала. Биремне үтәүче конкурсант Коръәннән, ким дигәндә, 5 юл укырга тиеш. Һәр командага барлыгы 5 бирем бирелә. Ахырдан команданың гомуми баллары исәпләнә һәм җиңүчеләр билгеләнә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана