Мөфти Яшел үзәннең “Тарихи” мәчетен 40 еллык юбилее белән тәбрикләде

02 декабрь 2021 ел 12:30
Мөфти Яшел үзәннең “Тарихи” мәчетен 40 еллык юбилее белән тәбрикләде

Бүген, рабигыль-ахыр аеның 27нче көнендә (2 нче декабрьдә), Яшел үзән шәһәренең “Тарихи” мәчетенә 40 ел тулу уңаеннан тантаналы чара узды.

Әлеге мәчетнең тарихы Советлар Союзы чорына барып тоташа – аны 1980 елда теркәргә рөхсәт итәләр һәм 1981 елда мәчет дин кардәшләребез өчен үз ишекләрен ача. ТАССРда төзергә рөхсәт алып төзелгән беренче мөселман гыйбадәтханәсе була ул. Шуңа бәйле мөнәсәбәттә халыкта аны “Тарихи” дип йөртәләр. 1989 елга кадәр аның манарасы булмый һәм ул документларга гыйбадәт кылу йорты, дип язылып килә.

Әлеге мәчетнең 40 еллык юбилей тантанасына Яшел үзән мөселманнарының сөенечен бүлешергә күпләгән дин әһелләре, район хакимияте вәкилләре, иганәчеләр, эшмәкәрләр килде. Алар арасында – Россиянең баш мөфтие, шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, район башлыгы Михаил Павлович Афанасьев һ.б.

Мәчетне 40 еллык юбилей белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да тәбрикләде. Бәйрәм Яшел үзән шәһәренең Горький исемендәге Мәдәният сараенда узды. Ул Коръән аятьләре уку белән ачылды. Аннары мәчетнең 40 еллык тарихын колачлаган видеоролик күрсәтелде. Сәламләү сүзләре белән юбилей чарасында катнашучыларга Яшел үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин мөрәҗәгать итте.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Тарихи мәчетнең 40 еллыгы уңаеннан тәбрикләү сүзләрен, аның барлыкка килү, төзелү, мәхәлләне оештыру башында торган, гомерен Яшел үзән мөселманнарына хезмәт итүгә багышлаган Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллинга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Шәхсән үзе өчен дә “Тарихи” мәчет бик кадәрле булуын әйтте һәм яшүсмер чагындагы истәлеге белән уртаклашты: 11 яшендә Камил хәзрәтнең мәчеттә укыган беренче намазы монда булган.

Мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин күз яшьләре белән әлеге мәчетне салу тарихы хакында сөйләп узды:

– Бу мәчетне салган вакытта катнашкан кешеләрне күрсәгез икән... Алардагы гайрәт, көч, куәт шулкадәр кайнап тора иде... Көндез эшчеләр, ә төнлә әби-бабайлар эшли иде. Үземнең әби ул вакытта сиксәнне узган иде инде: “Бөтен халык беренче мәчетне салуда катнаша, улым, мине дә алып бар инде, без ник читтә калыйк”, – дип әйткәне хәтеремдә. Чынаягын да күтәрә алмаган кешеләр чиләге белән растворын, кирпечләр ташыдылар... Ул вакытта Татарстанда 15 мәчет иде... Бу мәчетнең салынуын бөтен халык бер шайтан белән көрәшү иттереп кабул итте. Казанда бары бер Мәрҗани мәчете эшли иде. Атна саен мөтәвәллиләр җыелган акчаны бирегә китерә иде, – дип истәлекләре белән уртаклашты Тәлгать хәзрәт Таҗетдин.

Баш мөфти Габделхәмит хәзрәтнең бик зур тырышлык күрсәтүен, 40 ел дәвамында Яшел үзән мөселманнары һәм мөхтәсибәт белән җитәкчелек итүен, күп еллар “Тарихи” мәчеттә балаларга укыту-тәрбия бирү эшләре алып баруын билгеләп үтте.

Рәсми котлаулардан соң, “Тарихи” мәчеттә эшләгән мөгаллимнәргә, остазларга, төрле елларда укып чыккан шәкертләргә сүз бирелде, мәчетне төзекләндерүгә, дини һәм милли проектларны тормышка ашыру өчен матди ярдәмнәрен күрсәткән иганәчеләр рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Юбилей чарасы “Тарихи” мәчеттә өйлә намазы белән дәвам итте.

Шунысы игътибарга лаек, “Тарихи” мәчет “Изге әманәт” бәйгесендә “Балалар өчен татар телле проектларны тормышка ашыручы иң яхшы мәчет” номинациясендә җиңүче булды. Конкурс ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Татарстан мөфтияте тарафыннан оештырылды. Әлеге бәйгегә нәтиҗәләр кичә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә ясалды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана