Мөфти “Газпром межрегионгаз Казань” оешмасы җитәкчесе белән очрашты

03 декабрь 2021 ел 12:51
Мөфти “Газпром межрегионгаз Казань” оешмасы җитәкчесе белән очрашты

Бүген, рабигыль-ахыр аеның 28нче көнендә (3нче декабрьдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә “Газпром межрегионгаз Казань” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Ринат Сабиров һәм генераль директорның хакимият органнары һәм социаль әһәмияткә ия кулланучылар белән эшләү буенча урынбасары Айдар Таһиров белән очрашты.

Кунакларны каршылап, Камил хәзрәт Ринат Касыйм улы Сабировка дини оешмаларга карата булган игътибары, җылы мөнәсәбәте, актив диалог алып баруы өчен рәхмәтләрен җиткерде. Ул шулай ук җитәкчеләргә Татарстан мөфтиятенең күпкырлы эшчәнлеген күрсәтте, медиапроектлар, нәшрият, яшьләр белән эш, дәгъвәт һ.б. өлкәләрдәге башлангычлар хакында сөйләде. Очрашу истәлеге итеп, хәзрәт кунакларга «Хозур» нәшриятында бастырылган китаплар бүләк итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана