Казанда мохтаҗлар өчен 6-нчы бушлай туклану пункты ачылды

07 декабрь 2021 ел 13:38
Казанда мохтаҗлар өчен 6-нчы бушлай туклану пункты ачылды

Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 3нче көнендә (7нче декабрьдә), "Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге" коммерцияле булмаган автоном оешмасы башлангычы белән авыр тормыш хәлендә калган кешеләрне бушлай ашату өчен “Приют человека” ачылды. Хәзер мондый социаль ашханәләрнең саны алтыга тулды. Шулай итеп, бүгенге көннән Татарстан башкаласында көн саен 1000-гә якын мохтаҗ кеше кайнар ризык һәм чәй белән тәэмин ителә.

“Мохтаҗларга бушлай ярдәм” комплексы белән берлектә оештырылган, авыр тормыш хәлендә калган кешеләрне кайнар аш белән тәэмин итү буенча пункт Дәрвишләр бистәсендә – Липатов урамы, 7нче йорт адресы буенча урнашты. Ул 804нче км тимер юл тукталышы һәм Азык-төлек һәм йорт кирәк яраклары базары янәшәсендә. Әлеге ноктада һәр көнне 100-200 кешегә бушлай кайнар ризык биреләчәк.

Ачылыш тантанасы күпләгән кунаклар, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, дәүләт һәм иҗтимагый оешма вәкилләре, дин әһелләре катнашында узды. Сәламләү сүзләре белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, "Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге" коммерцияле булмаган автоном оешмасы җитәкчесе Азат Гайнетдинов, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, “Нәфис Косметикс” вәкиле Александр Шульгин, Алабуга епискобы Иннокентий (Васецкий Иван Степанович) чыгыш ясады.

Мөфти үзенең чыгышында игелек кылуның, яхшылык эшләүнең әһәмиятен билгеләп үтте, Коръәннән “Әлү Гыймран” (Гыймран гаиләсе) сүрәсе, 134нче аятьне китерде:

– Алар (тәкъвалык ияләре) муллыкта да, тарлыкта да (әмер ителгәнчә) сарыф итәләр, (җәзалау көченә ия булсалар да, үч алмыйча,) ачуларын тыялар һәм кешеләрне (аларның кимчелекләрен) гафу итәләр (менә шуңа аларны чиксез Җәннәтләр һәм бетмәс-төкәнмәс нигъмәтләр көтә). Аллаһ игелек кылучыларны сөя (һәм аларга күп итеп саваплар бирә).

Хәзрәт шулай ук “Әл-Инсән” (Кеше) сүрәсенең 9нчы аятен искә алды: “Без сезне Аллаһның Үзе өчен генә ашатабыз. Без сездән бер әҗер дә, бер рәхмәт тә көтмибез”.

Ашау-эчүгә мохтаҗ булучылар да, ярдәмнәрен бирергә әзер булучылар да бар. “Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге” җитәкчесе Азат Гайнетдиновтан Аллаһ разый булсын! – дип теләкләрен җиткерде мөфти хәзрәт.

Мохтаҗларга азык-төлек ярдәме күрсәтү ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең өстенлекле эш юнәлешләреннән санала. Мисал өчен, әлеге тәҗрибәне Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды, Норлат һәм Чистай мөхтәсибәтләре тормышка ашыра. “Зәкят” хәйрия фонды дүшәмбе һәм җомга көннәрендә Борһан Шаһиди скверында иллешәр кешене, “Ярдәм” фонды эш көннәрендә йөзәр кешене ашата. Норлат мөхтәсибәте көн саен – 70, Чистай мөхтәсибәте 55 кешегә кайнар аш тарата.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана