Мөфти “Рауза” мәчете төзелеше белән танышты

07 декабрь 2021 ел 17:37
Мөфти “Рауза” мәчете төзелеше белән танышты

Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 3нче көнендә (7нче декабрьдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның Совет районы мөхтәсибәтендә төзелеп килүче “Рауза” мәчетендә булды. Биредә ул мәчетнең төзелеш барышы белән танышты, бүлмәләрнең урнашу тәртибен карады. Очрашуда Татарстан Республикасы Финанс министры Радик Гайзатуллин, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, “Рауза” мәчетенең имамы Илнур хәзрәт Вафин, төзелеш өчен җаваплы затлар катнашты.

Татарстан мөселманнары башлыгына яңа мәчет проектын, төзелеш концепциясен, гыйбадәтханәнең мөмкинлекләрен һәм үзенчәлекләрен тәкъдим иттеләр. Яңа мәчет Сеченов урамы, 23нче йорт адресы буенча урнашкан. Совет районының әлеге кварталында һәм якын-тирәдә мәчетләр юк, шуңа ул мөселманнар күптән көтеп алынган зур бүләк булачак. Казанлыларны һәм башкалабыз кунакларын “Рауза” мәчете үзенең зурлыгы, заманча архитектурасы, матурлыгы, уңайлылыгы белән җәлеп итәчәк. Ул ике катлы, подвалы бар. Беренче кат – ир-атлар өчен фарыз залы 230 квадрат метрны тәшкил итә, ул 300 кеше өчен исәпләнгән. Биредә шулай ук барлык уңайлыклары булган зур тәһарәтханә булачак. Икенче катта – хатын-кызлар өчен 75 кешегә исәпләнгән намаз уку урыны, дәресләр алып бару өчен уку сыйныфлары урын алачак. Ә подвалда ифтар мәҗлесләре үткәрү өчен ашханә һәм кухня булдыру каралган. Камил хәзрәт мәчетнең проекты һәм бүлмәләрнең урнашуы белән танышып чыгып, югары бәясен бирде, төзелешне һәм эчке төзекләндерү-ремонт эшләрен алып баручыларга рәхмәтен белдерде. Очрашу ахырында мөфти Коръән-Кәрим аятьләре укыды, ә Ильяс хәзрәт Җиһаншин дога кылды. Дин әһелләре Раббыбыздан әлеге саваплы эшләрне башкаручыларга мул әҗер-савап бирүен, булачак мәчетнең озак еллар халкыбызга хезмәт итүен, Аллаһы Тәгаләнең һәр иганәчегә, ярдәм күрсәтүчегә иксез-чиксез рәхмәтләре ирешүен сорадылар. “Рауза” мәчетен киләсе елга күркәм юбилей – Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын билгеләп үтү чаралары кысаларында кулланылышка тапшыру көтелә.

Әлеге мәчет ачылганнан соң Казанның Совет районы мөхтәсибәтендә эшләүче мәчетләр саны 24кә җитәчәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана