“Горки Парк” сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачыла

07 декабрь 2021 ел 13:33
“Горки Парк” сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачыла

Иртәгә, 8 нче декабрь көнне, 13:00 сәгатьтә Казанда “Горки Парк” сәүдә үзәгендә чираттагы намаз уку бүлмәсе рәсми рәвештә ачылачак. Әлеге чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов катнашачак. Намаз уку бүлмәсе Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе көче белән ачыла.

Бүгенге көндә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча эшмәкәрләр көче белән шундый җиде бүлмә ремонтланды һәм ачылды. Алар «Казан молл», «Мега», «Сувар плаза», «Караван», «Порт», «Тандем», “Горки Парк” сәүдә үзәкләрендә урнашкан. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана