“Горки Парк” сәүдә үзәгендә тантаналы төстә намаз уку бүлмәсе ачылды. Фоторепортаж

08 декабрь 2021 ел 16:36
“Горки Парк” сәүдә үзәгендә тантаналы төстә намаз уку бүлмәсе ачылды. Фоторепортаж

Бүген Казанның “Горки Парк” сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе рәсми рәвештә ачылды. Әлеге чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов катнашты.
Намаз уку бүлмәсе РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе тырышлыгы белән оештырылды. Бүгенге көндә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча эшмәкәрләр көче белән шундый җиде бүлмә булдырылды һәм төзекләндерелде. Алар “Казан молл”, “Мега”, “Сувар плаза”, “Караван”, “Порт”, “Тандем”, “Горки парк” сәүдә үзәкләрендә урнашты.
«ГоркиПарк» үзәгендәге намаз уку бүлмәсе – эскалатордан ерак түгел, кибетләр арасындагы буш урында урнашкан.
Камил хәзрәт Сәмигуллин, дин кардәшләребез каршында чыгыш ясап: “Бу – җиденче намаз уку бүлмәсе. Кайбер мөфтиятләрдә җиде мәчет тә юк. Бу безнең уртак проект, ә мөселманнарның һәрбер җиңүе – ул уртак җиңү. Безнең Президентыбыз Рөстәм Нургали улы “Хәләл лайф стайл”, ягъни хәләл яшәү рәвеше исеме белән атап, бу эшкә ризалыгын бирде. Һәм без бу юнәлештә актив эш итәбез. Безнең уртак бурычыбыз – әлеге изге эшкә кушылу, ярдәм итү. Без барыбыз бергә хәләл лайф стайл чылбырын төзибез”, – дип билгеләп үтте мөфти. 
Үз чиратында Айдар Шаһимәрданов Татарстан Президентына рәхмәтен белдерде, Рөстәм Миңнеханов әлеге проектны хуплады һәм бу мәсьәлә буенча берничә йөкләмә бирде.
Фәрит Габделганиев, намаз уку бүлмәсен ачарга килүчеләргә мөрәҗәгать итеп: “РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенә һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә әлеге башлангыч һәм аны тормышка ашыру өчен рәхмәт. Кызганычка каршы, намаз уку бүлмәсен ачу кибет ачуга караганда катлаулырак. Оештыручылар җилкәсенә бу бүлмәне гел күзәтчелектә, чисталыкта тоту, оештыру эшләре белән шөгыльләнү төшә. Шуңа күрә әлеге намаз уку бүлмәсе ачылуга катнашы булган һәркемнең игелекле гамәлләре хәерле булсын дигән теләктә калам”, - диде. 
Чыннан да, намаз уку бүлмәсе ачылсын өчен, бик зур эш башкарыла. Айдар Равил улы, намаз уку бүлмәләрен ачу тәҗрибәсе белән уртаклашып, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең сәүдә үзәкләре җитәкчеләре белән сөйләшүләр алып барудан кала, аренда, бүлмәне даими рәвештә җыештыру чыгымнарын үз өстенә алуын, биредәге әдәбиятны барлап торуын хәбәр итте. 
РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең алдагы планнарында – “Южный”, “Кольцо” һәм “Парк Хаус” сәүдә үзәкләрендә намаз уку бүлмәләре ачу.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана