Мөфти “Гаилә” мәчетендә халык сорауларына җавап бирде

10 декабрь 2021 ел 10:46
Мөфти “Гаилә” мәчетендә халык сорауларына җавап бирде

Кичә кич, 9 декабрьдә, Казанның "Гаилә" мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның вәгазь кичәсе үткәрде. Биредә күренекле дин әһелләре белән ачык лекцияләр, вәгазь кичәләре үткәрү күркәм гадәткә әверелде. Чираттагы очрашуда катнашып, Камил хәзрәт гаилә кыйммәтләре, ислам динендәге актуаль мәсьәләләр буенча мәхәллә халкына вәгазь-нәсыйхәт сүзләрен җиткерде. Дәрес вакытында шулай ук Сөннәтне һәм Хәнәфи мәзһәбен, татар гореф-гадәтләрен һәм туган телебезне саклау, әти-әнигә, өлкәннәргә карата хөрмәт, туганлык җепләрен югалтмау, кардәшлек хаклары һ.б. темаларга сөйләп узды.

– Аллаһы Тәгалә Коръән-Кәримдә: “Без һәрбер пәйгамбәргә бер дошман бар иттек”, – диелә. Иске китапларда шундый сүз бар: һәрбер Мусаның үз фиргавене булырга тиеш. Шуннан аңлыйбыз ки, без - пәйгамбәр түгел, әмма безнең дә дошманнар булырга мөмкин. Әгәр бер кеше: “Минем дошманнарым юк”, – дип әйтә икән, димәк, ул дөрес юлда түгел. Хәерле гамәлләрне кешеләрдән рәхмәт ишетү өчен түгел, ә Аллаһ ризалыгы өчен башкарырга кирәк. Имам Шәфигыйның мондый сүзләре бар: “Син барча кешеләрне дә разый итә алмыячаксың. Шул сәбәпле, Раббың белән элемтәңне ныгыт. Раббың белән араң яхшы булганнан соң, кешеләргә игътибар итмә”, – дип сөйләп узды мөфти.

Алга таба Камил хәзрәт вәгазь кичәсенә җыелган мәхәллә халкының сорауларына җавап бирүгә күчте. Вәгазь кичәсе Нәзарәтнең һәм “Гаилә” мәчетенең Инстаграм аккаунтларында туры эфирда күрсәтелде. Камил хәзрәт сорауларга җавап бирүне онлайн рәвештә килеп ирешкәннәре белән чиратлаштырып алып барды. Бер сәгать ярым вакыт эчендә барлыгы иллегә якын сорауга җавап бирде. Дин кардәшләребез Камил хәзрәткә тормышыбызның барлык өлкәләрен колачлаган, дин күзлегеннән аңлатуны таләп иткән актуаль сорауларны бирделәр. Җәмәгать белән намаз уку, рибаның хәрам булуы, ир-ат һәм хатын-кыз намазындагы аермалар, никах тәртипләре, туган телебезне саклау мәсьәләсе, исламда балаларны тәрбияләү, мәрхүмнәр рухына Коръән укып багышлау, хәләл ризык сайлау һәм туклану кагыйдәләре, җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту һ.б. күпләгән мәсьәләләргә Камил хәзрәтнең тәфсилле җаваплары яңгырады. Сорауларның күп өлеше фикъһе фәненә караган темаларны тәшкил итте, шуннан чыгып “Гаилә” мәчете җитәкчелеге чираттагы вәгазь кичәсен Нәзарәттән “Хәләл” стандарты буенча Комитет белгечләрен чакырып үткәрергә килеште. “Гаилә” мәчете мәхәлләсе халкы Татарстан мөселманнары тормышындагы һәм дөньякүләм яңалыклардан хәбәрдар булуларын күрсәттеләр. Иң сөендергән хәбәрләрнең берсе – сәүдә үзәкләрендә намаз уку бүлмәләре ачылу булды. Мөфти хәзрәт хәзерге вакытта РФ мөселман эшмәкәрләре Ассоциациясе тырышлыгы белән шундый җиде бүлмә эшләве, тагын өч бүлмә ачу бурычы турында белдерде. Күптән түгел, илебезгә килеп ирешкән тагын бер шатлыклы хәбәрләрнең берсе – 1нче гыйнвардан гомрә вә хаҗга ватандашларыбызның “Спутник V” вакцинасы белән чыгулары, әлеге җиңүгә ноябрь ахырында Җиддәдә узган очрашу вакытында ТР Президентының хаҗ җитәкчелеге белән сөйләшеп ирешүе хакында җиткерде. Очрашу барышында шулай ук Нәзарәтнең һәм Татарстан мәчетләренең татар телен саклау, гореф-гадәтләрне торгызу өлкәсендә алып барган эшчәнлеге, татар телендә вәгазьләр, лекцияләр, очрашулар оештыруның әһәмияте ассызыкланды. Мөфти белән узган вәгазь кичәсе татар телендә барды.

Моннан тыш, “Гаилә” мәчетендә булу мөмкинлегеннән файдаланып, Камил хәзрәт Сәмигуллин мәчет янәшәсендәге Ислам үзәге төзелеше барышын карап чыкты. Әлеге күпфункцияле бинаны булдыру халыктан җыелган хәер-сәдака һәм иганәчеләр ярдәме белән тормышка ашырыла, ул халыкка башлангыч дини белем бирү мөмкинлекләрен арттыру максатыннан чыгып төзелә. Ислам үзәге ачылгач, берьюлы йөз кеше өстәл артына утырып белем алачак. Дәрескә йөрүчеләрнең яшенә карата бернинди чикләүләр булмаячак. Мөфти хәзрәт “Гаилә” мәчетенең мәхәллә халкы белән актив эшләвенә, киңкырлы проектлар алып баруына соклануларын белдерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана