Түбән Камада мохтаҗларга ярдәм итү үзәге ачылды

13 декабрь 2021 ел 12:59
Түбән Камада мохтаҗларга ярдәм итү үзәге ачылды 

Түбән Кама шәһәрендә мөхтәсибәт ярдәме белән мохтаҗларга ярдәм итү үзәге ачылды. “Ихлас” дип исемләнгән павильон шәһәрнең Үзәк базарында урнашкан. Аны эзләп табуы авыр түгел, аның янәшәсендә – трамвай тукталышы. Бирегә теләгән һәр мохтаҗ кеше килеп, ярдәм сорый ала. Әлеге пунктта беренче чиратта кирәк булган әйберләр буенча мәгълүмат җыела: килгән кешедән ашау-эчү, кием, төн кунуга булган мохтаҗлыгы сорала. Җыелган мәгълүмат волонтерлар һәм изге кешеләрнең көчен дөрес бүлү мөмкинлеген бирә. Пункт атнасына өч көн (дүшәмбе, чәршәмбе, җомга) иртәнге уннан көндезге уникегә (10.00-11.30) кадәр эшли. 

Белешмәләр өчен телефон: +7 927 438-76-43.

Мохтаҗларга азык-төлек ярдәме күрсәтү ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең өстенлекле эш юнәлешләреннән санала. Мисал өчен, әлеге тәҗрибәне Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды, Норлат һәм Чистай мөхтәсибәтләре тормышка ашыра. Норлат мөхтәсибәте көн саен – 70, Чистай мөхтәсибәте 55 кешегә кайнар аш тарата.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана