Татарстан мөфтие киңәшчесе Нәзарәт катнашында төзекләндерелгән Сүрия мәктәбендә булды

15 декабрь 2021 ел 14:16
Татарстан мөфтие киңәшчесе Нәзарәт катнашында төзекләндерелгән Сүрия мәктәбендә булды

Бу көннәрдә Татарстан мөфтиенең халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе, Түбән Кама имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов — гуманитар миссия белән Димәшкъ шәһәрендә. Сүриягә эш сәфәрен ул Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин фатихасы белән, Сүрия халкына ярдәм күрсәтү буенча динара төркем составында башкара. Төркем җирле халыкка ярдәм итү өчен килде. Аерым алганда, Салих хәзрәт Сүриянең битараф булмаган татарстанлылар ярдәме белән җыелган акчага сатып алынган спорт костюмнары һәм аяк киемнәрен алып килде. 2019 елда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте шулай ук хәрби хәрәкәтләр нәтиҗәсендә җимерелгән Сүрия мәктәбен торгызуда да катнашкан иде. Бүген төзекләндерелгән шушы мәктәптә 800 малай укый һәм аларның барысы да хәзрәт кулыннан спорт костюмнары һәм аяк киемнәре алды.

Салих хәзрәт Ибраһимов төзекләндерелгән мәктәптә булды һәм белем алучы укучылар һәм җитәкчелек белән аралашты. Ул билгеләп үткәнчә, хәзер бүлмәләрне җиһазлар белән тәэмин итү бурычы тора.

Динара эшче төркем составында Салих хәзрәт Ибраһимов Димәшкътә шулай ук Сүриянең мәгариф министры, доктор Дарм Табаа белән очрашты. Шәхсән үзе кабул иткән министрга Салих хәзрәт Татарстан мөфтиенең сәламләү сүзләрен җиткерде. Очрашу барышында мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек алып бару һәм багланышлар урнаштыру, гуманитар программалар һәм Барза районында шефлыкка алынган мәктәпне карап торуны оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышу узды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана