Танылган мөселман спортчысы, дөнья чемпионы Баку клиникасына дәваланырга китте. Акча җыю дәвам итә

17 декабрь 2021 ел 11:38
Танылган мөселман спортчысы, дөнья чемпионы Баку клиникасына дәваланырга китте. Акча җыю дәвам итә

Танылган мөселман спортчысы, дөнья чемпионы Айрат Кәлимуллин Баку шәһәрендә махсус онкология клиникасында дәвалану курсын уза башлады. Олы хөрмәт казанган дин кардәшебез, Россия һәм Татарстан данын халыкара мәйданда күп тапкырлар яклаган, күпсанлы мөселман спортчыларын тәрбияләгән тренер Айрат Дамир улы Кәлимуллин бүгенге көндә җитди авыру белән көрәшә – анда 4нче дәрәҗәдәге яман шеш (рак простаты 4 степени). Әлеге яман авырудан дәваланып чыгу өчен аңа Азәрбайҗанда махсус клиникада 3 дәвалану курсын узарга кирәк.

Тулы дәвалану курсларын үтәр өчен 1 800 000 сум акча таләп ителә. Айрат Дамир улы, актив тормыш рәвешен алып барса да, 2нче төркем инвалид булып тора һәм клиникада дәвалану өчен чыгымнарны үзе капларлык хәлдә түгел. Нәзарәтнең "Зәкят" һәм РФ мөселман эшмәкәрләре Ассоциациясенең хәйрия фондлары ярдәмендә бүгенге көндә 1 642 338,61 сум җыелды, тагын 157 661,39 сум җыясы калды.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды танылган мөселман спортчысы, джиу-джитсу буенча дөнья чемпионы, ТР джиу-джитсу федерациясе президенты Айрат Кәлимуллинга дәвалану курсын узу өчен акча җыюны дәвам итә.

Айрат Кәлимуллинга ярдәм итүнең берничә ысулы бар.

В БФ «Закят» ДУМ РТ: 

1)  Карта СБ 5469 6200 2159 7883 (Динар Дамирович З.)

2) В терминалах Сбербанка: 1. В платежах — кнопка «Другие категории» 2. Кнопка «БФ Закят» — нижняя 3. Графа — ФИО и сумма 4. Назначение: Айрату

3) На расчетный счет по реквизитам фонда:

Полное наименование организации: Благотворительный Фонд «Закят»;

Генеральный директор: Марданов Булат Раифович;

ИНН: 1655068682

КПП: 165501001

ОГРН: 1091600003153

Расчетный счет: 40703810400020000071

Банк: ПАО «АК БАРС» БАНК

БИК: 049205805

Корр. счет: 30101810000000000805

Юридический адрес: 420111, Татарстан Респ, Казань г, Лобачевского ул, д. 6

Фактический адрес: 420021, РТ, г. Казань, ул. Тукая, д. 89

Телефон: (84-32) 25-33-22

С пометкой «Айрату»

Айрат Дамир улы – ТР джиу-джитсу Федерациясе президенты. 1961 елның 30 апрелендә Баулыда туган. Самбо һәм дзюдо буенча "Ак барс" һәм "Тасма" спорт мәктәпләрендә тренер булып эшли. СССРның җыелма командасын "ихтыярый уеннарга" (Игры доброй воли) әзерләү буенча тренерларның берсе булып эшләгән (1992, АКШ). Ветераннар арасында джиу-джитсу буенча дөнья чемпионы (2013, БГӘ), самбо һәм дзюдо буенча спорт мастеры, джиу-джитсу буенча кара билбау иясе. Ел саен уздырылучы джиу-джитсу буенча Мәрҗани Кубогына бөтенроссия ярышларын оештыручы. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана