Бөгелмә мөхтәсибәте 1100-еллыкка багышлап балалар өчен курслар оештыра

20 декабрь 2021 ел 15:18
Бөгелмә мөхтәсибәте 1100-еллыкка багышлап балалар өчен курслар оештыра

Кышкы каникул көннәрендә Бөгелмә мөхтәсибәте мәктәп балалары өчен “Сәлам” исемле рухи-сәламәтләндерү курслары үткәрергә ниятли. Ел саен үткәрү гадәткә кергән әлеге чара быел Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын каршылап үткәрелә. 2022 елның 3-8-нче гыйнвар көннәрендә малайлар һәм кызларны ислам нигезләре буенча дәресләргә, Коръән укырга өйрәнергә, әхлак һәм тәрбия темасына кызыклы лекцияләргә чакыралар. Моннан тыш, оештыручылар балалар өчен мәдәни-күңел ачу программалары, кызыклы шәхесләр белән очрашулар, экскурсияләр әзерли. Курслар тәмамланганда татар теле буенча викторина үткәреләчәк.

Малайлар өчен укулар Бөгелмә шәһәре Үзәк мәчетендә Краснослободская урамы, 68-нче йорт адресы буенча узачак. Белешмәләр өчен телефон: 89397361461 Нурислам хәзрәт.

Кызлар өчен смена Бөгелмә шәһәре “Ирхам” мәчетендә Воровский урамы, 1-нче йорт адресы буенча үтәчәк. Белешмәләр өчен телефон: 89274641300 Мәрьям ханым.

Рухи-сәламәтләндерү курслары иртәнге тугыздан көндезге икегә кадәр эшли (09.00-14.00).

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана