Россия ислам институтында Бөтенроссия олимпиадасы уза

20 декабрь 2021 ел 16:22
Россия ислам институтында Бөтенроссия олимпиадасы уза

Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 16нчы көнендә (20нче декабрьдә), Россия ислам институтында мөселман уку йортлары студентлары арасында ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча Бөтенроссия олимпиадасы ачылды.

Олимпиадада Татарстан, Дагыстан, Чечня, Карачаево-Черкесия, Башкортстан, Ингушетия республикаларыннан барлыгы 20-дән артык уку йорты вәкилләре катнаша.

Олимпиада Коръән аятьләре укып һәм дога кылып, Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшинның сәламләү сүзләре белән башланды.

“Олимпиадада иң мөһиме – ул ярышу рухы. Без беләбез ки, бирегә иң яхшы шәкертләр җыелды, сез үзегезнең белем дәрәҗәгезне нәкъ бүген күрсәтә аласыз. Быел мөхтәрәм кунаклар сыйфатында БГӘ делегациясе килде. Алар безнең студентларның белем дәрәҗәсе белән кызыксына. Без Мөхәммәд бин Зәйед исемендәге гуманитар фәннәр университеты (Әбу Даби) белән Россия ислам мәгарифе Советы кысаларында хезмәттәшлек алып барырга ниятлибез. Барыгызга да уңышлар телим, Аллаһы Тәгалә белем һәм көч бирсен”, – дип җиткерде Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин.

Аннары олимпиадада катнашучылар биремнәрне эшләүгә күчте. Тест биремнәренең бер өлеше заманча технологияләрне кулланып онлайн режимда үтте – бу исә автомат рәвештә нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә.

Өйлә намазыннан соң жюри катнашучыларның телдән чыгышларын бәяләде. “Гарәп теле” номинациясендә катнашучы студентлар гарәп телендә аралашу күнекмәләрен күрсәттеләр һәм жюри сорауларына җавап бирделәр. Моннан тыш, “Ислам фәннәре” номинациясендә катнашучылар шулай ук Коръәнне матур һәм дөрес укуда көч сынаштылар.

Олимпиадада җиңүчеләр иртәгә Халыклар дуслыгы йортында узачак бүләкләү тантанасында билгеле булачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана