2021 елда Татарстан Диния нәзарәте 160 авыру бала һәм олыларны дәвалау өчен акча түләде

02 гыйнвар 2022 ел 12:49
2021 елда Татарстан Диния нәзарәте 160 авыру бала һәм олыларны дәвалау өчен акча түләде

2021 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәте социаль юнәлештәге эшчәнлекне дәвам итте һәм халыкның мохтаҗ катламнарына ярдәм күрсәтү өчен мөһим башлангычларны актив рәвештә тормышка ашырды. Хәйрия проектлары Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды һәм мөхтәсибәтләр тарафыннан өч төп юнәлеш – авыру балаларга дәвалану өчен финанс ярдәм күрсәтү, мохтаҗларны азык-төлек белән тәэмин итү һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләрне социаль яктан тернәкләндерү буенча гамәлгә ашырылды.

Мәсәлән, 2021 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды җәлеп ителгән акчалар ярдәмендә 160 авыру бала һәм олыларның тернәкләндерү курслары һәм техник чаралар сатып алу өчен чыгымнарны каплады. Шунысы игътибарга лаек: фондның авыруларга ярдәмне аеруча Рамазан аенда актив күрсәтергә мөмикинлеге арта – быел «Рамазан – игелекле гамәлләр ае» акциясе кысаларында 21 баланы тернәкләндерү өчен акча җыелды. Моннан тыш, шул ук хәйрия марафоны нәтиҗәләре буенча мохтаҗларга 1 млн. сум фитра сәдакасы түләнде.

«Зәкят» хәйрия фондының тагын бер мөһим проекты – «Инвалид балаларны, кече яшьтәге инвалидларны һәм аларның ата-аналарын социальләштерү буенча «Хәят» үзәге». Әлеге үзәк «үзенчәлекле» балаларны социальләштерү, аларда мөстәкыйльлек һәм көнкүрештә җайлашу күнекмәләре тәрбияләү, шулай ук аларның ата-аналарының эмоциональ яктан аруын булдырмау максатыннан оештырылды. Үзенчәлекле балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Хәят» үзәгенә йөрү бушлай. 2021 елда "социализация" курслары буенча 951 дәрес үткәрелде.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды 2021 елда азык-төлекләтә ярдәмне 5252 гаиләгә күрсәтелде. Корбан ите, ризык җыелмалары һәм гошер сәдакасы рәвешендә азкеремле, инвалид балалар тәрбияләгән, тулы булмаган гаиләләр һәм өлкән яшьтәге ялгыз кешеләргә тапшырылды. Шулай итеп, Корбан бәйрәме көннәрендә фонд 27,4 тонна корбан итен 2622 гаиләгә, 13 социаль оешмага, 11 төзәтү учреждениесенә һәм 10 мөселман уку йортына таратты. Рамазан ае чорында тагын 807 азкеремле гаилә азык-төлек җыелмалары алды. Мохтаҗлар файдасына республика мәчетләре тырышлыгы белән 577,33 тонна яшелчә җыелды һәм тапшырылды. Казанда «Зәкят» хәйрия фонды әлеге кампания кысаларында 400 дән артык азкеремле гаиләне 14,5 тонна гошер сәдакасы белән тәэмин итте. Моннан тыш, ел дәвамында «Зәкят» фондыннан 1423 кешегә 9 тонна азык-төлек җыелмалары бирелде.

2021 елда «Зәкят» хәйрия фондының даими хәйрия ашларында йортсыз-җирсез, ятим, физик мөмкинлекләре чикләнгән, өлкән яшьтәге ялгыз 5150 кешегә кайнар ашлар өләшенде.  

Агымдагы елда 2 810 кеше сезонлы кием-салым һәм аяк киеме белән тәэмин ителде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана