Дөнья чемпионы Айрат Кәлимуллинга дәвалану өчен акча җыелып бетте

21 декабрь 2021 ел 11:38
Дөнья чемпионы Айрат Кәлимуллинга дәвалану өчен акча җыелып бетте

Дөнья чемпионы, танылган спортчы, дин кардәшебез Айрат Кәлимуллинга дәвалану өчен кирәкле сумма тулысынча җыелып бетте. Халык көче белән Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды аша Айрат Кәлимуллинга 1 800 000 сум күләмендә матди ярдәм тапшырылды.

Хәзерге вакытта танылган мөселман спортчысы, дөнья чемпионы Айрат Кәлимуллин Баку шәһәрендә махсус онкология клиникасында дәвалану курсы уза. Олы хөрмәт казанган дин кардәшебез, Россия һәм Татарстан данын халыкара мәйданда күп тапкырлар яклаган, күпсанлы мөселман спортчыларын тәрбияләгән тренер Айрат Дамир улы Кәлимуллин бүгенге көндә җитди авыру белән көрәшә – анда 4нче дәрәҗәдәге яман шеш (рак простаты 4 степени). Әлеге яман авырудан дәваланып чыгу өчен аңа Азәрбайҗанда махсус клиникада дәвалану курслары узарга кирәк.

Айрат Дамир улы – ТР джиу-джитсу Федерациясе президенты. 1961 елның 30 апрелендә Баулыда туган. Самбо һәм дзюдо буенча "Ак барс" һәм "Тасма" спорт мәктәпләрендә тренер булып эшли. СССРның җыелма командасын "ихтыярый уеннарга" (Игры доброй воли) әзерләү буенча тренерларның берсе булып эшләгән (1992, АКШ). Ветераннар арасында джиу-джитсу буенча дөнья чемпионы (2013, БГӘ), самбо һәм дзюдо буенча спорт мастеры, джиу-джитсу буенча кара билбау иясе. Ел саен уздырылучы джиу-джитсу буенча Мәрҗани Кубогына бөтенроссия ярышларын оештыручы.

Фото – “Бизнес-онлайн”.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана