Татарстан мөфтие урынбасары Рафыйк Мөхәммәтшин яңадан РФ Ислам мәгарифе буенча совет рәисе итеп сайланды

22 декабрь 2021 ел 11:56
Татарстан мөфтие урынбасары Рафыйк Мөхәммәтшин яңадан РФ Ислам мәгарифе буенча совет рәисе итеп сайланды

Кичә Казанда Россия Федерациясе Ислам мәгарифе буенча совет утырышы узды.

Әлеге чарада бу совет составына кергән уку йортлары җитәкчеләре катнашты. Утырыш катнаш форматта – Казанда һәм онлайн режимда дистанцион технологияләр кулланып узды.

Утырыш барышында РФ Ислам мәгарифе буенча совет рәисе Рәфикъ Мөхәммәтшин советның ел дәвамында башкарылган эшләре турында хисап укыды. Ул эш нәтиҗәләре, киләсе елга планнар һәм Советның үсеш перспективалары турында сөйләде.

«Без, пандемия китереп чыгарган кыенлыкларга һәм чикләүләргә карамастан, бик зур эш башкардык. Барлык планнарыбызны да диярлек тормышка ашыра алдык – урта дини белем бирү стандартларына үзгәрешләр кертү төркеме актив эшләде, ««Гражданская идентичность мусульман России» дигән мөһим уку әсбабын бастырдык, советның барлык әгъзаларын электрон китапханә системасына тоташтырдык, аерым уку йортларын тикшердек», – дип билгеләп үтте Рәфикъ Мөхәммәтшин.

Утырыш барышында шулай ук урта һөнәри белем бирү стандартларына үзгәрешләр кертү, Ислам мәгарифе системасын күзәтү һәм иҗтимагый аккредитацияләү процедурасы, укыту процессында гражданлык компетенциясен формалаштыру механизмнары, электрон дини белем бирү экосистемасын булдыру, советка яңа әгъзалар кабул итү һәм башкалар турында фикер алыштылар.

Моннан тыш, Ислам мәгарифе буенча совет рәисен сайлау буенча тавыш бирү оештырылды. РИУ ректоры Кунта-Хаҗи Габдерәхим Мутушев тавыш бирү өчен РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин кандидатурасы тәкъдим итте. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, Рәфикъ Мөхәммәтшинның, совет рәисе буларак, вәкаләтләре киләсе 5 елга озайтылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана