Мөфти Гарәп Әмирлекләренең гуманитар фәннәр университеты җитәкчелеген кабул итте

22 декабрь 2021 ел 14:16
Мөфти Гарәп Әмирлекләренең гуманитар фәннәр университеты җитәкчелеген кабул итте

Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 18нче көнендә (22нче декабрьдә), Татарстан мөфтие Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән килгән делегация белән очрашты. Мөхәммәд бин Зәйед исемендәге гуманитар фәннәр университеты (Әбу-Даби) ректоры урынбасары Хәлиф Мөбарәк әз-Заһири җитәкчелегендә килгән кунакларны Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан мөселман өммәте яшәеше, 2021 ел барышында Нәзарәттә тормышка ашырылган проектлар, басылып чыккан китаплар, дини мәгариф, социаль һәм хәйрия хезмәте, ислам инфраструктурасы үсеше белән таныштырды.

Камил хәзрәт, беренче чиратта, Татарстан мәчетләре һәм мәгариф оешмалары хакында мәгълүмат биреп, Нәзарәтнең Коръән бастыру тәҗрибәсе, “Хозур” нәшрияты тарафыннан басылган хезмәтләр, “Хозур ТВ” телеканалы эшчәнлеге хакында сөйләп үтте. Кунаклар исә аеруча “Даруль ифта” call-үзәге, Татарстан мәчетләре һәм нәзарәт карамагында эшләүче оешмаларның эшчәнлеге, мохтаҗларга ярдәм күрсәтү буенча алып барылган проектлар, Коръән ятлау үзәкләренең нәтиҗәләре кызыксындырды. Очрашу барышында мөфти шулай ук татар дин галимнәренең хезмәтләре һәм ислам дөньясында тоткан урыннарын югары бәяләп, беренче басма Коръәннең Казанда басылуын билгеләп үтте һәм якын киләчәктә Нәзарәтнең Коръән басмалары нәшер итү планнары белән уртаклашты. Камил хәзрәт, “Хозур ТВ” мөселман телеканалында 2022 елның 1нче гыйнварыннан эфирга чыгачак “Билал” исемле дөньядагы иң популяр мөселман мультфильмын татар теленә тәрҗемә итү турында да сөйләде, кунакларга аның презентациясен күрсәтте.

Очрашу кунаклары Нәзарәттә узучы республикакүләм “Оста вәгазьче” бәйгесе барышын кереп карадылар һәм мөселман яшьләре тарафыннан дәгъвәт эшчәнлеге алып барылуга үзләренең югары бәясен бирделәр. Кунаклар Татарстанда мөселман яшьләренең үсеше һәм рухи яктан камилләшүе өчен төрле чараларның күп үтүенә соклануларын белдерделәр, шулай ук ике көн дәвамында Казанда ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча узган Бөтенроссия олимпиадасыннан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.

Очрашу истәлеге итеп мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Мөхәммәд бин Зәйед исемендәге гуманитар фәннәр университетыннан килгән делегациянең һәр вәкиленә Нәзарәт әзерләп бастырган Коръәннең Казан басмасын бүләк итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана