Мөфти “Ел спортчысы – 2021” тантанасында “Шәхси үрнәк күрсәтүче” номинациясендә бүләкләнде

23 декабрь 2021 ел 16:35
Мөфти “Ел спортчысы – 2021” тантанасында “Шәхси үрнәк күрсәтүче” номинациясендә бүләкләнде

Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 19нчы көнендә (23нче декабрьдә), Казанда Татарстан спорт министрлыгы тарафыннан оештырылган “Ел спортчысы” дип исемләнгән тантана узды. Традицион тантанада министрлык спорт сезоны йомгаклары буенча Татарстан Республикасы җыелма командаларын, республика спорт федерацияләре һәм спорт оешмаларының иң яхшы спортчыларын һәм тренерларын, шулай ук иң яхшы спорт массакүләм мәгълүмат чараларын хөрмәтләп узды. Әлеге чарада шәрәфле кунак буларак Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты. Ел нәтиҗәләре буенча премияне оештыру комитеты Камил хәзрәтне “Шәхси үрнәк күрсәтүче” номинациясендә бүләкләде, министрлык аның мөселманнар өчен бик күп спорт ярышларын уздыруда активлыгын, шулай ук шәхси спорт казанышлары һәм йөгерешләрдә катнашуын билгеләп үтте.

Камил хәзрәт Сәмигуллин джиу-джитсу буенча кара билбауга, шулай ук джиу-джитсуның Бразия төре буенча пурпур билбауга ия. Ул – спорт мастерлыгына кандидат. Моннан тыш, Камил хәзрәт — массакүләм йөгерешләрдә актив катнашучы. Иң озын дистанцияне ул 2019нчы елның язында “Казан марафоны”нда үтте – ул 42 км-ны йөгерде. Шул ук елны мөфти “Төнге Казан – 2019” йөгерешендә катнашты. 2020нче елның 2нче августында “ЗаБег.РФ” йөгерешендә, 2020нче елның 8нче августында Әлмәттә узган Россиякүләм триатлон ярышларында катнашты. 2021нче елның 10нчы октябрендә хәзрәт Казан милли ярыммарафонында 21,1 км-ны йөгерде.

Актив һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан алып барылган яшьләр сәясәтенең аерылгысыз өлеше. Спорт чаралары яшь мөселманнар арасында, шулай ук традицион конфессияләр вәкилләре арасында берләшүнең, дуслыкны һәм үзара аңлашуны ныгытуның мөһим чарасы булып тора. Бу төр чаралар актив гражданлык позициясенә, кабул ителгән гомумшелек кыйммәтләре системасына ия һәм алар “башка” диннәрне кабул итүгә ачык булган шәхес формалаштыруга юнәлтелгән. Шунысы мөһим, спорт ярышларын оештыру буенча актив эш алып бару һәм турнирлар яшьләр арасында дини күралмаучанлык идеяләренә каршы көрәштә үзен нәтиҗәле күрсәтте.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте джиу-джитсу буенча Мәрҗани Кубогына Бөтенроссия ярышлары һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына көрәш һәм армрестлинг буенча республика турниры кебек ел саен үткәрелә торган спорт чараларын оештыручы булып тора.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана