Алабугада «Ихсан» мөселман мәктәбенә директор кирәк

25 декабрь 2021 ел 17:57
Алабугада «Ихсан» мөселман мәктәбенә директор кирәк 

Алабуга районы мөхтәсибәте Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте катнашында Алабуга шәһәрендәге «Ихсан» урта гомуми белем бирү мәктәбе» шәхси белем бирү учреждениесе директоры вазыйфасына ачык бәйге игълан итә.

Кандидатка шушы таләпләр куела: 

–  педагогик профиль буенча югары һөнәри белем һәм педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукы булу;
– кимендә 5 ел педагогик эш тәҗрибәсе яки белем бирү учреждениеләрендә җитәкче вазыйфаларда кимендә 2 ел эшләү тәҗрибәсе (шул исәптән, директор урынбасары, мәктәп директоры урынбасары, мәгариф учреждениесе директоры) булу;
– гомуми белем бирү өлкәсендә Россия һәм республика законнарын белү; 
– хөкем ителмәгән булу, педагогик һәм башка хезмәт эшчәнлеге өчен медицина күрсәтмәләре һәм башка чикләүләр булмау;
– 25-60 яшьләрдә булу. 

Өстәмә шартлар:
– татар телен белү (мәҗбүри), чит тел белсә, яхшы санала; 
– диндә булуы; намаз укуы, ураза тотуы кирәк;
– үз эшен җиренә җиткереп башкаруы, намуслы, тәртипле булуы сорала;
– уңай эшлекле репутация;
– һәрвакыт үсештә булырга, һөнәри яктан белемеңне һәрдаим күтәреп торырга омтылырга кирәк.

Булачак директорның бурычлары – белем бирү процессының сыйфатын арртыру; кадрлар белән эшләү; башлангыч сыйныфлар базасында гомуми белем бирүне булдыру юлы белән мәктәпне үстерү; яңа педагогик технологияләр кертү; дәрестән тыш эшчәнлекне активлаштыру.

Директор вазыйфасындагы зат белән хезмәт килешүе төзелә, тулы социаль пакет һәм 30 000 мең сум хезмәт хакы бирелә.

Алабуга шәһәрендәге «Ихсан» урта гомуми белем бирү мәктәбе» шәхси белем бирү учреждениесе директоры булып эшләргә теләүчеләр school.ihsan1@mail.ru электрон адресына үзенең резюмесын, үзе яхшы таныш булган һәм аларны тәҗрибәле педагоглар, белем бирү өлкәсендә үз эшенең осталары дип санаган 2 кеше турындагы мәгълүматны, алар белән элемтәгә керү өчен контактларны, шулай ук «Ихсан» мәктәбенең якын киләчәге (5 елга) һәм моның өчен мин ни эшләргә әзер?» темасына эссе җибәрә ала. Элемтә өчен телефон: 89872383157 (Шәмсетдинов Хәлим Хәким улы).

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана