2021 елда Нәзарәтнең массакүләм мәгълүмат чаралары 50 миллионнан артык тамашачыны, тыңлаучыны һәм укучыны җәлеп итте

02 гыйнвар 2022 ел 11:39
2021 елда Нәзарәтнең массакүләм мәгълүмат чаралары 50 миллионнан артык тамашачыны, тыңлаучыны һәм укучыны җәлеп итте

2021 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты 6 мөселман мәгърифәтчел медиапроекты – «Хозур ТВ» телеканалын, «Islam-Today» интернет-порталын, «Азан» радиосын, «Дин вэгыйшәт» һәм «Умма» газеталарын, «Шура» журналы – эшчәнлеген тормышка ашыруны дәвам итте.

Ел йомгаклары буенча, “Хозур ТВ” телеканалы тапшырулары Россиянең 9 төбәгендә күрсәтелә. Телеканал тамашачыларга үзе эшләгән 200 тапшыруны, шулай ук нәфис фильмнар, сериаллар, танып белүгә юнәлдерелгән һәм балалар өчен тапшыруларны тәкъдим итте. YouTube-тагы рәсми каналда язылучылар саны 1 140 000 кешегә җитте.  Тапшыруларны 26 200 000 кеше карады. “Хозур ТВ” тапшыруларын huzurtv.ru сайтында карарга, App Store яки Google Play-да каналның түләүсез мобиль кушымтасын йөкләп алырга мөмкин.

«Islam-Today» Россиядә һәм БДБ илләрендә иң эре мөселман интернет-порталы булып исәпләнә. Әлеге интернет-ресурсны ел дәвамында 24 600 000 кеше укыган. Ә «Азан» радиосын 132 000 кеше тыңлаган.

Имамнар өчен "Шура" махсуслашкан альманахы кварталга бер тапкыр татар телендә чыга. 2021 елда альманахның еллык тиражы 6000 данә тәшкил итте, Татар телендәге «Дин вә мәгыйшәт» һәм рус телендәге «Умма» газетасының гомуми еллык тиражы – 81'500 данә. Мөселман өммәтенең актуаль проблемаларын яктырткан газеталарны, Татарстанда гына түгел, аннан читтә дә зур кызыксыну белән укыйлар.

Агымдагы елда Интернет челтәрендә дәгъват юнәлешендәге эш дәвам итте. Бүгенге көндә социаль челтәрләрдә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең һәм аның карамагындагы оешмаларның 43 аккаунты бар. Әлеге аккаунтларга 2 429 263 кеше язылган.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана