Татарстан мөфтие һәм РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе җитәкчесе 2021 елга нәтиҗәләр ясады

28 декабрь 2021 ел 16:51
Татарстан мөфтие һәм РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе җитәкчесе 2021 елга нәтиҗәләр ясады

Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 24-нче көнендә (28-нче декабрьдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов белән очрашты.

Очрашуда җитәкчеләр үтеп баручы елга нәтиҗәләр ясады һәм 2022 елга чаралар планын билгеләде.

Быелның 25-нче маенда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм “РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе”нең Хәйрия фонды арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Әлеге документ аерым юнәлешләрдә уртак һәм килешенгән рәвештә багланышларны күз алдында тота. Алар – Ислам фәнен һәм мәгарифен үстерү, мәчетләр һәм мәдрәсәләр төзү һәм аларны төзекләндерү, ислам дисциплиналары мөгаллимнәренә һәм хәзрәтләргә ярдәм итү. “Авылларга ярдәм” проектын тормышка ашыру барышында республикабызның 12-дән артык районында яшәүче ике меңнән артык кеше азык-төлек белән тәэмин ителде.

2021 елда РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе хәйрия фондының финанс ярдәме белән уннан артык мәчет төзекләндерелде: түбәләр яңартылды, диварлар ныгытылды, бинаның әйләнә-тирәсе төзекләндерелде, тәрәзә һәм ишекләр алыштырылды, бинага җылылык системасы үткәрелде, җиһазлар һәм уку-укыту әсбаплары сатып алынды.

2021 ел дәвамында РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе ярдәме белән Казанның 3 сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәләре ачылды һәм төзекләндерелде.

Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу кысаларында исә РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе Изге Коръәннең 1100 данәдә чикләнгән махсус тиражын чыгарырга планлаштыра.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана