Татарстан мөфтие “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә педагоглар катнашында утырыш үткәрде

29 декабрь 2021 ел 14:04
Татарстан мөфтие “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә педагоглар катнашында утырыш үткәрде

Бүген, җөмәдәл аеның 25 нче көнендә (29 нчы декабрь), Татарстан мөфтие, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директоры Камил хәзрәт Сәмигуллин мөгаллимнәр катнашында педсовет утырышын үткәрде. Җыелышның көн тәртибенә узып баручы 2021 елга һәм 2021-2022 уку елының беренче яртыеллыгына йомгак ясау, шулай ук икенче семестрга бурычлар һәм планнар белән бәйле мәсьәләләр каралган иде. Утырыш барышында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының җәйге тикшерүе нәтиҗәләре, «Мөхәммәдия» шәкертләренең республика, төбәк һәм Бөтенроссия күләмендә үткәрелгән бәйгеләрендә һәм олимпиадаларда катнашу нәтиҗәләре игълан ителде. Икенче семестрга куелган бурычлар кысаларында «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең 140 еллыгына, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чаралар үткәрү планлаштырыла. 
Моннан тыш, утырышта студентлар өчен тулай торак төзү мәсьәләләре дә кузгатылды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана