Кышкы каникулларны ничек файдалы уздырырга? Мәчетләр балалар ялын оештыра

29 декабрь 2021 ел 16:47
Кышкы каникулларны ничек файдалы уздырырга? Мәчетләр балалар ялын оештыра

Кышкы каникул көннәрендә Татарстан мәчетләрендә мәктәп балалары өчен рухи-сәламәтләндерү чаралары узачак. Оештыручылар 29-нчы декабрьдән алып 11-нче гыйнварга кадәр малайлар һәм кызлар өчен белем алу, күңел ачу программасы әзерләде. Укучылар ислам дине фәннәре (гакыйдә, фикъһе, пәйгамбәрләр тарихы, гарәп теле, Коръән һ.б.) белән танышып кына калмыйча, әдәп-әхлак тәрбиясе алачак, моңа кадәр үзләштергән белемнәрен тирәнәйтәчәк. Дәресләр балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, күп очракта малайлар һәм кызлар өчен аерым үткәрелә. Укудан бушаган арада балалар һәм яшүсмерләр өчен мөхтәсибәт вәкилләре һәм мәчет хезмәткәрләре төрледән-төрле мастер-класслар, иҗади бәйгеләр һәм конкурслар оештыра. Алар үсеп килүче яшь буында туган ил, милләт, нәсел кебек төшенчәләр турында күбрәк белергә ярдәм итәчәк. Быелгы курслар Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын каршылап үткәрелә.

Түбәндәге таблицада Татарстан Республикасы мәчетләрендә рухи-сәламәтләндерү курслары, аларның үтү урыны, вакыты, үткәреләчәк чаралары турында тулы мәгълүмат бирелә. Биредә күрсәтелгән телефоннарга шалтыратып, әти-әниләр балаларның ялын файдалы үткәрү буенча белешә ала.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана