"Шура"ның юбилей чыгарылышы - сатуда!

06 гыйнвар 2022 ел 17:43
"Шура"ның юбилей чыгарылышы - сатуда!

Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган бәйрәмнең якынлашып килүенә бәйле рәвештә ТР МДНнең “Хозур” нәшрият йорты “Шура” альманахының 35 нче юбилей санын нәшер итте.

Ислам динен кабул итү сәбәпле, бабаларыбыз меңнәрчә еллар буе тупланган барлык гыйлемнәрне, зур тәҗрибәне, бай мирасыбызны саклап кала һәм аларны киләсе буыннарга тапшыра алган. Нәкъ шулар белән без журналыбызның һәр санында сезне таныштырып барырга тырышабыз. Бу санда укучыларыбыз гореф-гадәтләрне, йолаларны саклап, бабаларыбыз гыйлемнәре күзлегеннән чыгып әзерләнгән, бүгенге көн мөселманнарының тормышын яктырткан җомга вәгазьләре, мәкаләләр һәм башка файдалы мәгълүматлар белән таныша алачак.

Альманахны “Хозур” нәшрият йорты кибетләрендә сатып алырга һәм җир йөзенең теләсә кайсы почмагыннан заказ бирергә мөмкин.

Кибет: Казан шәһ., Париж коммунасы ур., 6нчы йорт.
Тел.: +7 960 072-74-63;
Склад: Казан шәһ., Газовая ур., 14нче йорт.
Тел.: +7 (966) 250-00-09;
huzurshop.ru

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана